Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Штрафлар янә арта

Исерек килеш руль артына утырып, бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзүчеләр елдан-ел арта. Түрәләр дә аптырашта. Инде менә тагын штрафлар күләмен арттырып карарга булдылар.салган хәлдә руль артына утырсаң, 30-50 мең штраф түләтәчәкләр. Узган атнада Россия Федерациясе советы Административ хокук бозуларга кодексына кайбер төзәтмәләр кертте. Хәзер кайбер җитди хокук бозуларның кабатлануы өчен...

Исерек килеш руль артына утырып, бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзүчеләр елдан-ел арта.
Түрәләр дә аптырашта. Инде менә тагын штрафлар күләмен арттырып карарга булдылар.салган хәлдә руль артына утырсаң, 30-50 мең штраф түләтәчәкләр.
Узган атнада Россия Федерациясе советы Административ хокук бозуларга кодексына кайбер төзәтмәләр кертте. Хәзер кайбер җитди хокук бозуларның кабатлануы өчен җәзалар артачак. Әйтик, кызыл утка хәрәкәт итәкн өчен элеккечә 1 мең сумтүләтәчәкләр. Шул ук кагыйдәне кабат бозган очракта штраф күләме 5 мең сумга кадәр арта. 4-6 айга "права"ны тартып алулары да мөмкин. Тизлекне сәгатенә 20-40 чакрым арттырган өчен штраф 300дән 500 сумга җиткерелгән. Тизлекне 40-60 чакрымнан артыру 1-1,5 мең сумга төшәчәк. Кабат кылынган бу хокук бозу өчен икеләтә түләргә туры киләчәк. Тизлекне 60-80 чакрымнан артыручыларны бер елга "права"дан мәхрүм итәчәкләр.
Ә исерек килеш руль артына утырып эләккәнсең икән, ике ел җәяү йөрергә һәм 30 мең сум штраф түләргә туры килер. "Салган" килеш тагын машина белән идарә итә икән, штраф күләме 50 мең сумга җитә, җәяү йөрү срогы да 3 елга кадәр арттырыла.
Тагын шунысы да бар, "права"ңны тартып алганнар икән, аны кире кайтару өчен имтиханны кабат тапшырырга, медицина тикшерүе үтәргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев