Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шундый көнгә килеп җиттек

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфта укучы һәр бала өчен җаваплы кеше билгеләргә әмер бирде. Илбашының мондый чарага баруы юкка гына түгел. Чаллыда 10 яшьлек кызны көчләп үтерүләре, Алабугада 8 яшьлек нарасыйны көчләп кар өстендә ташлап калдырулары иң каты бәгырьле кешене дә тетрәндерми калмагандыр. Әгерҗегә якын күрше шәһәрләрдә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфта укучы һәр бала өчен җаваплы кеше билгеләргә әмер бирде.

Илбашының мондый чарага баруы юкка гына түгел. Чаллыда 10 яшьлек кызны көчләп үтерүләре, Алабугада 8 яшьлек нарасыйны көчләп кар өстендә ташлап калдырулары иң каты бәгырьле кешене дә тетрәндерми калмагандыр. Әгерҗегә якын күрше шәһәрләрдә сабыйларга карата шундый вәхшилек кылыну район халкын аеруча сагайта. Хәер, моннан ике ел элек Әгерҗедә дә 10 яшьлек сабыйны мәсхәрәләп үтереп ташлаганнар иде бит... Тикшерү комитеты мәгълуматлары буенча, Россиядә ел саен 15 мең бала югала һәм аларның 10 проценты җинаять корбаны була икән.
Сабыйларыбызны бу афәттән ничек сакларга? Һәр балага полиция хезмәткәрен беркетү дә мөмкин түгел, ата-ананың да һәрберсе сабыен мәктәпкә озата һәм каршы алалмаска мөмкин. Сыйныф җитәкчесе дә укучыларын озатып йөри алмый. Шулай да үз-үзен яклый алмаучы сабыйны урамда бер генә минутка да күзәтүчесез калдырмаска кирәклеген һәрберебез аңлады инде бу фаҗигалардан соң.
"Ата-аналар белән бу турыда ачыктан- ачык сөйләшү, киңәшләшү өчен бу атнада мәктәпләрдә җыелышлар үткәрәбез. Һәр баланы мәктәпкә кем озата һәм каршы алачагын хәл итәчәкбез. Башлангыч сыйныфта укучы бер генә бала да урам буйлап ялгызы гына килмәскә тиеш дигән бурыч куябыз. Ата-ана үзе илтә һәм каршы алалмаса, бер урамда яки бер күп катлы йортта яшәүче әти-әниләр чиратлашып башкарырга тиеш. Әби-бабайлардан, пенсиядәге туганнарыгыз, күршеләрегездән дә сабыйны озата-каршы алуда ярдәм итүләрен сорагыз. Өлкән сыйныфта укучы күршегездән дә сабыегызны ияртеп йөрүләрен сорасагыз, үтенечегезгә колак салмый калмас", дип тәкъдим итә район мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина.
Теге яки бу баланы мәктәпкә илтүче яки каршы алучы булмаган очракта әлеге эшкә мәктәптән волонтерларны җәлеп итәчәкләр. Ничек кенә булса да баласының тормышына куркыныч янамасын өчен иң беренче чиратта ата-ана кайгыртырга тиеш. Сабыйны дәрестән соң да өйдә бикләп кенә тотып булмый. Балагызга кеше күпләп йөри торган тирәдә яшьтәшләре белән генә уйнарга, аулак почмакларга бармаска, таныш булмаган апа-абыйлар белән аралашмаска, алар биргән әйберләргә кызыкмаска кирәклеген кат-кат аңлатыгыз. Вәсилә Сафиуллинаның "Дәрес калдырырга яратучы яки мәктәпкә соңга калып йөрүче балаларны ата-ана аеруча игътибар үзәгендә һәм ныклы контрольдә тотсын иде. Әти-әни укытучы белән бер максат куеп эшләгәндә генә бала тормышына куркыныч янамас, бала тәрбияле булып үсәр", дигән сүзләрен һәр ата-ана исендә тотсын иде. Чаллы һәм Алабуга кызлары фаҗигасе читләр кайгысы, ул миңа кагылмый дип яшәмик. Чит балалар булмый диләр. Тормышыбыз чәчәкләре булган сабыйларыбыз гомерен бергәләп саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев