Сентябрь аенда Әгерҗе районында 16 сабый дөньяга килгән
Сигез малай, шуның кадәр үк кыз
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча сентябрь аенда Әгерҗе районында 16 сабый – сигез малай, шуның кадәр үк кыз дөньяга килгән.
43 райондашыбыз вафат булган.
Дүрт пар никахын рәсмиләштергән, сигез пар аерылышкан.
Чагыштыру өчен: узган елның шул чорында 16 бала туган, 44 кеше мәңгелеккә күчкән, 12 пар гаилә корган, шуның кадәр үк гаилә таркалган. Быелның 9 аенда районда 149 сабыйның тууы, 358 кешенең үлеме теркәлгән. 96 пар язылышкан, 98 пар аерылышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев