Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сергей Шойгу: Хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләү 4 процентка арта

Контрактация эше 1 декабрьгә кадәр тәмамлана

1 октябрьдән хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләү һәм гражданлык хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 4 процентка артты, дип хәбәр итте Россия саклану министры Сергей Шойгу. Бу хакта Татар-информ белдерде.

Аның сүзләренчә, хәрби пенсияләр ел дәвамында 19,5 процентка үскән.

«Бүгенге көндә дәүләт контрактлары күрсәткече 98 процент тәшкил итте. Контрактация эше 1 декабрьгә кадәр тәмамлана», – диде ул Россия Кораллы көчләренең җитәкче составы белән селектор киңәшмәсендә.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга, башкара торган вазифаларына туры китереп, календарь аена 195 мең сумнан да ким булмаган күләмдә акча билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде.

Кичә Татарстанда хәрбиләргә түләү тәртибе үзгәрү турында билгеле булды. Акчаларны счетларга этаплап күчерү урынына, хәзер хезмәткәрләргә түләүләр ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре һәм Украина территорияләрендә хәрби хезмәт үтү башланганнан соң җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев