Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сез – Кадыбашым горурлыгы

Һәр авыл уңган-булган кешеләре белән күркәм. Минем язмам - Кадыбашның үрнәк ир-егетләре турында. Зөфәр ШАКИРОВ күптән түгел 60 яшен тутырып лаеклы ялга чыкты. Котдус-Миннехода Шакировлар гаиләсендә дүрт малай, бер кыз үстеләр алар. Зөфәр армиядә чакта әтиләре үлеп китте. Миннехода апага әти дә, әни дә булырга туры килде. Балаларның һәрберсе тормышта...

Һәр авыл уңган-булган кешеләре белән күркәм. Минем язмам - Кадыбашның үрнәк ир-егетләре турында.

Зөфәр ШАКИРОВ күптән түгел 60 яшен тутырып лаеклы ялга чыкты. Котдус-Миннехода Шакировлар гаиләсендә дүрт малай, бер кыз үстеләр алар. Зөфәр армиядә чакта әтиләре үлеп китте. Миннехода апага әти дә, әни дә булырга туры килде. Балаларның һәрберсе тормышта үз юлын тапты. Биш баланың дүртесе Ижауда яшәсә, Зөфәр авылда төпләнде. Җәмәгате Роза белән бик матур гомер кичерәләр. Уллары белән кызларына үрнәк ата-ана, әби-бабай алар.

Зөфәр гомере буе "Таң" колхозында эшләде. Авылга газ кергәч, әлеге хезмәткә күчте. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авылдашларына ярдәмгә ашыккан Зөфәргә "лаеклы ялга чыккач тырышлыгыңның әҗерен күр" диясе генә кала.


Зөфәр МӘҖИТОВ та 40 ел "Таң" колхозында н алдынгы механизатор булды, һәр елны сабантуйларда бүләкләнде. Колхозлар беткәч, агрофирмада эшләвен дәвам итте, гараж мөдире булды.

Тормыш иптәше Алевтина белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Игезәк уллары Радик белән Эдуард Әгерҗедә тимер юл полиция бүлекчәсендә эшлиләр. Кызлары - Чаллыда. Күптән түгел пенсиягә чыккан бу авылдашыбызга да Ходай хәерле гомер насыйп итсен.

Тагын бер алдынгы механизатор Ринат ГАЙФИЕВ язгы чәчү вакытларында һәрвакыт беренче булды. Ул да үзенең "ДТ" тракторында туган як басуларын 40 елдан артык иңләде. Менделеев кызы Рәсимә белән матур гаиләдә бер ул, бер кызга гомер бүләк итеп, бүген оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Киләчәктә дә шушы бәхетле тормышыгыз дәвам итсен, хөрмәтле авылдашларыбыз.

Разим БАКИРОВ әтисе Яхъя абый юлыннан китеп, гомере буе механизация өлкәсендә эшләде. Бу гаиләдә дә бер ул, бер кыз үсте. Хәзер икесе дә үз тормышлары белән яшиләр. Җәмәгате Мәрхәбә генә иртәрәк бакыйлыкка күчте. Разимга Ходай сабырлык биреп, калган гомерендә балалары, оныкларының уңышларына сөенеп яшәргә язсын.

Быел олуг юбилейларын билгеләп үтүче бу дүрт ир-егет - чын җир уллары, хезмәт кешеләре. Аларга барлык авылдашларыбыз исеменнән олы ихтирамыбызны белдереп, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.

Фаягөл ӘХМӘТШИНА.

Кадыбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев