Шаршады авыл җирлеге башлыгы хәрби бурычын Литвада үтәгән
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил БАҺАУТДИНОВтан солдат елларын искә төшерүен сорадык: Хәрби хезмәт бурычымны үтәгәнгә кырык ел вакыт узса да, солдат каешы буган һәр көн - истә. Мин мәктәпне тәмамлагач, хәрби комиссариат аркылы Кукмарада автомәктәптә шоферлыкка укыдым. 1977 елның 8 ноябрендә авылыбыздан Рифкать Йосыпов, Факил Хәбиров...
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил БАҺАУТДИНОВтан солдат елларын искә төшерүен сорадык:
- Хәрби хезмәт бурычымны үтәгәнгә кырык ел вакыт узса да, солдат каешы буган һәр көн - истә. Мин мәктәпне тәмамлагач, хәрби комиссариат аркылы Кукмарада автомәктәптә шоферлыкка укыдым. 1977 елның 8 ноябрендә авылыбыздан Рифкать Йосыпов, Факил Хәбиров белән бергә армиягә киттек. Ул вакытта "солдатка" егетләр күп алынсалар да, аларның һәрберсен зурлап озату гадәте бар иде. Безне дә өч йөк машинасы арбасы тулы туганнар, дуслар Әгерҗегә озатырга килделәр. Вокзал умарта күче кебек гөж килеп тора иде. Литваның Капсукас шәһәрендәге хәрби частька килеп төштек. Рифкать белән бер батальонга эләктек. Безнең частьта Тирсәдән Рәмзил, Наил, Финил дә бар иде. Биектаудан Расим Сәлимуллин белән мине армия аерылмас дусларга әйләндерде.
Без десант гаскәрләрендә хезмәт иттек. Ә бу гаскәрләргә чыдам, физик әзерлекле егетләрне генә алалар иде. Күз алдына китерегез әле: һава торышының нинди булуына карамастан, без гимнастерка белән йөгерергә чыгып китә идек. Әмма авыруны белмәдек. Десантчыларның иң яраткан шөгыле ул - парашюттан сикерү. Хезмәт иткән чорда 12 тапкыр сикерергә туры килде миңа. Бу армиянең иң онытылмас, рәхәт мизгелләре булгандыр, мөгаен.
1978 елның декабрендә мин ялга кайттым. Яңа елны өйдә каршылап, яңадан хәрби бурычымны дәвам итәргә киттем. Соңгы алты айны дустым Расим белән Казахстан, Ставрополь якларында чирәм җирләрдә уздырырга туры килде. Аннан бергә туган якларга юл тоттык.
Хәзер без - алтмышыбызны куып баручы бабайлар инде. Шулай да яшьлегебезнең иң матур чагы - армия мәктәбе һаман да күңелдә. Әле дә солдат дуслар белән аралашып яшибез, күрешәбез дә. Әнә шулай, армиядәге дуслыгыбызның гомер буе дәвам итүенә сөенәм. Кызганыч, Расим белән Финил якты дөньядан иртә китеп бардылар. Ә калган солдат дусларымны ихластан бәйрәм белән тәбрик итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев