Шаршадыда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны килененә рәхмәтле
"Ярый әле, киленем Светлана бар. Картлык көнемдә миңа кадер-хөрмәт күрсәткәне өчен үзе дә балаларыннан игелек күреп яшәсен", дип изге теләкләрен тели килененә Шаршадыда яшәүче Дөрикамал әби ГАЙНУЛЛИНА. Утыз дүрт ел бергә инде алар. Төпчекләре Заһит авылның уңган-булган кызын үзенә гомерлек яр итеп сайлаганга Гайнуллиннар сөенәләр генә. Мин килен булып төшкәндә...
"Ярый әле, киленем Светлана бар. Картлык көнемдә миңа кадер-хөрмәт күрсәткәне өчен үзе дә балаларыннан игелек күреп яшәсен", дип изге теләкләрен тели килененә Шаршадыда яшәүче Дөрикамал әби ГАЙНУЛЛИНА.
Утыз дүрт ел бергә инде алар. Төпчекләре Заһит авылның уңган-булган кызын үзенә гомерлек яр итеп сайлаганга Гайнуллиннар сөенәләр генә.
- Мин килен булып төшкәндә каенанамның каенанасы да исән иде әле. Әнкәй әбине яшь бала карагандай тәрбияләде. Зарланмады-сыкранмады. Үзе урын өстенә калгач мин дә аны кулымнан килгәнчә тәрбияләргә тырышам, - ди Светлана.
Әниләрен хөрмәтләп тәрбияләвенә Түбән Камада һәм Нефтекамскида яшәүче кызлары Нәсимә белән Люция дә бик рәхмәтле Светланага.
- Энебез Заһит ике ел элек 53 яшендә вафат булгач, бөтен хуҗалык Светлана җилкәсенә калды. Әнкәйне карау да күпме сабырлык таләп итә бит, - диләр алар.
...Дөрикамал апа 14 яшендә колхозда эшли башлый. Аннан кибеттә сатучы, Шаршады урманчылыгында ашханә мөдире була. Аш-суга бик тә уңган бу ханымның ясаган чәкчәкләре авызда эри иде, диләр.
Тормыш иптәше Мәгъсум белән 50 ел бергә гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ул-килен белән бик тату, килешеп яшиләр. Өч оныкларын үстерешергә булышалар.
- Хәзер дә балалар кайтып керүгә иң беренче әбиләренең хәлен белергә аның бүлмәсенә керәләр. Алар әби тәрбиясендә үстеләр, шуңа аны бик яраталар, - ди Светлана ханым.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов та хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны Дөрикамал әбине олуг юбилее белән тәбрикләделәр. "Сезнең гомер юлы - яшьләргә үрнәк. Тормышның ачысын-төчесен күргән әби-бабайларга хөрмәт күрсәтү - һәрберебезнең бурычы", дип бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев