Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына ике йөз ел

Татарстанда Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел бөек татар галиме, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Бүген - аның тууына 200 ел. Мәрҗани елы бездә Татарның мәгърифәтчесе, Реформатор, мөгаллим, Археолог, фәлсәфәче Һәм энциклопедик галим, Җәмәгать эшлеклесе дә, Этнограф, дин галиме, Милләтебез горурлыгы Шиһабетдин Мәрҗани. Фәнни-гыйльми хезмәтләре Утыздан артып киткән. Күптармаклы...

Татарстанда Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел бөек татар галиме, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде.

Бүген - аның тууына 200 ел.

Мәрҗани елы бездә

Татарның мәгърифәтчесе,

Реформатор, мөгаллим,

Археолог, фәлсәфәче

Һәм энциклопедик галим,

Җәмәгать эшлеклесе дә,

Этнограф, дин галиме,

Милләтебез горурлыгы

Шиһабетдин Мәрҗани.

Фәнни-гыйльми хезмәтләре

Утыздан артып киткән.

Күптармаклы эшчәнлеккә

Зур көч куйган, тир түккән:

Археология һәм дин,

Тарих, нумизматика,

География, фәлсәфә,

Татар халык иҗаты...

Казаныбызның беренче

Мәчетендә ул - имам.

Һәм шундагы мәдрәсәдә

Укытучы да булган.

Татар һәм төрки телләрен,

Белгән гарәп, фарсыны.

Хаҗи булган, хаҗга барган

Ул Истанбул аркылы.

"Мөстафадел..." китабында -

Татар халкы тарихы,

Күренекле шәхесләре,

Мирасы, мәгарифе.

Иҗатка юл-сукмак салган

Иҗтиһад капкасыннан.

Татарларны уяткан ул

Торгынлык йокысыннан.

"Татар Геродот"ы, ягъни

Безнең тарих атасы.

Татар ханнарын барлаган,

Бай иҗади мирасы.

Татар Галилие, диләр,

Эшен дәвам иткәнгә.

Астрономия фәненә

Аның "теше үткәнгә".

Укытучылар мәктәбендә

Эшли тугыз ел буе.

Дини сабак алсын халык -

Шул булган аның уе.

Зурлый халкым, хөрмәт итә,

Онытмый аны бер дә.

Исеме халык телендә

Искә алалар гел дә.

Исемендә - институт,

Бар Мәрҗани урамы.

Мәктәп, мәчет, галерия,

Музей, чишмә бар тагы.

Мәрҗани - акыл иясе,

Ул - төпле, белемле зат.

Чорлар, гасырлар аша да

Кайтабыз аңа кабат.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев