Шәһәрдән кайткан Бронниковлар шампиньон гөмбәсенә кадәр үстерәләр
Моннан өч ел элек Ижаудан Уразайга күчеп кайткан БРОННИКОВларның җәй көне бөтен җирләре шау чәчәккә күмелә. Бакчада һәм ишегалдындагы чәчәкләрнең кайсына карарга да белмәссең. Флоксылары гына дүрт төрле, кашкарый, лилияләрнең нинди төслеләре генә юк?! Клематисның орлыкларын Голландиядән үк кайтартканнар. Дельфиниумның берьеллыгы да, күпьеллыгы да бар. Байкал буенда туып-үскән Люба һәм...
Моннан өч ел элек Ижаудан Уразайга күчеп кайткан БРОННИКОВларның җәй көне бөтен җирләре шау чәчәккә күмелә.
Бакчада һәм ишегалдындагы чәчәкләрнең кайсына карарга да белмәссең. Флоксылары гына дүрт төрле, кашкарый, лилияләрнең нинди төслеләре генә юк?! Клематисның орлыкларын Голландиядән үк кайтартканнар. Дельфиниумның берьеллыгы да, күпьеллыгы да бар.
Байкал буенда туып-үскән Люба һәм Киров өлкәсендә туып Киргизиядә үскән Миша моннан 35 ел элек БАМ төзелешендә очрашып гаилә коралар. Люба - башлангыч сыйныфлар укытучысы, Миша шофер булып эшли. Тату гаиләгә шатлык өстәп кызлары Галя һәм Алена туа.
Язмыш җилләре Бронниковларны Ижау каласына кайтаргач шәхси эшләрен ачалар, шәһәр читендә дача төзиләр. Шулай матур гына яшәгәндә кодагыйлары Алсу Хәбибуллинаның туган авылы Уразайга кунакка кайталар һәм бу якларның матур табигатен күреп шаккаталар. Авыл тирәсендә урманнар, якында гына Иж елгасы, урман чишмәләре... Урманында төрле-төрле гөмбәләр, җиләк-җимешнең ниндие генә юк?! Су буенда бөрлегәннәр, елгасында балык... Халкы бердәм, ачык йөзле, киң күңелле.
Моннан өч ел элек өй сатып алып, яңа урында шатланып тормыш корып җибәрәләр алар.
- Татарстанда авыл кешесенә шәхси хуҗалыгын үстерү өчен тәгаенләнгән программалар булуы да сөендерә. Әйтик, без узган ел кәҗәләребезгә берәр мең сум субсидия алдык. Быел кош-кортларга да шундый ярдәм булыр дип өметләнәбез, - ди Люба.
Кәҗәләре - алтау, йорт куяннары берничә дистә, умарталары 20дән артык. Ә бытбылдыклары, каз-үрдәкләре, күркәләре, тавыкларының төгәл санын үзебез дә белмибез, диләр. Ике теплицада, бакчаларында ниләр генә юк, хәтта шампиньон гөмбәсенә кадәр дә үсә.
Бик хөрмәт итә бу гаиләне Уразай халкы. Үзләре дә авыл традицияләрен үтәп яшиләр. Корбан, гает бәйрәмнәрендә күрше-тирәдә яшәүче ялгыз карт-карчыкларга күчтәнәч өләшәләр, хәер бирүне дә онытмыйлар. Сабантуйга әтәч һәм куяннар биргәннәр, бал аерткач та авылдашларына авыз иттерәләр. Яңа елда урамны ямьләндереп, гирляндалар белән бизәп, авылдашларының күңелен күтәрәләр.
- Бөтен җирләре тәртип, үзләре һәркемгә ачык йөзле, юмарт, ярдәмчел. Бертуктаусыз хәрәкәттә алар. Люба һәм Мишаның миһербанлылыгына, осталыгына сокланмаган кеше юк, - ди алар турында авылдашлары Рәсилә Гарипова.
"Мондый матур авылны, аның гүзәл кешеләрен, оҗмах бакчасыдай табигатьне ташлап беркая да китмибез" - диләр алар үзләре дә.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев