Сигез айда 21 әгерҗелегә туберкулез диагнозы куелган
2014 елда Әгерҗе районында туберкулез белән авыручы 26 кеше ачыкланган, 2015 елда - 24 кеше. Быелның 8 аенда гына да 21 кешегә әлеге диагнозны куйганнар. - Туберкулез авырудан сәламәт кешегә һава-тамчы юлы белән йога. Әгәр тикшеренеп тормый икән, кеше авыруның башлангыч чорында туберкулез таякчыгын йөртүен белмәскә дә мөмкин. Шул рәвешле...
2014 елда Әгерҗе районында туберкулез белән авыручы 26 кеше ачыкланган, 2015 елда - 24 кеше. Быелның 8 аенда гына да 21 кешегә әлеге диагнозны куйганнар.
- Туберкулез авырудан сәламәт кешегә һава-тамчы юлы белән йога. Әгәр тикшеренеп тормый икән, кеше авыруның башлангыч чорында туберкулез таякчыгын йөртүен белмәскә дә мөмкин. Шул рәвешле ул туберкулезны үзе дә белмәстән сәламәт кешегә дә йоктыра. Ә туберкулез таякчыгы йөртү-йөртмәвеңне бары тик флюорография узганда гына белергә була, - ди поликлиниканың терапия бүлекчәсе мөдире Гөлгенә Бакирова. - Аннан соң кешедә авыруның билгеләре сизелә башлый. Болар - ябыгу, тиз ару, хәл бетү, тирләү, ашыйсы килмәү. Йөткерү барлыкка килә. Температура 37 градустан төшми. Әгәр кеше үзендә шундый билгеләр сизә икән, кичекмәстән табибка күренергә киңәш итәм. Бу авыру иммунитетлары зәгыйфь булганнар өчен аеруча куркыныч. Шулай ук начар туклану, торак-көнкүреш шартларының начар булуы, шикәр чире, яман шеш белән авыру, ВИЧ-инфекцияле булу да авыруны йоктыруга йогынты ясый. Тик "бу авыру белән тормыш-көнкүреш шартлары начар яисә хроник авырулары булганнар гына авырый икән" дип уйламагыз, - ди табиб. Болай дип кисәтүе дә юкка гына түгел: әнә, күптән түгел Әгерҗедән 38 яшьлек ир-егет әлеге авырудан дөнья куйган.
- Мәскәүгә эшкә киткән ир-егет кинәт кенә үзен начар хис итә башлый. Поликлиникага мөрәҗәгать иткәннән соң аның туберкулез белән авыруы ачыклана. Тик ир-егетне коткара алмыйлар, - дип кушыла поликлиниканың фтизиатр кабинеты шәфкать туташы Лидия Нуриева.
- Табибка вакытында мөрәҗәгать иткәндә туберкулезны тулысынча дәваларга була. Мондый очраклар бездә дә бик күп. Тик әлеге дә баягы вакытында флюорография узарга гына кирәк, - ди Гөлгенә Дамировна.
Бу урында халыкның флюорография узу активлыгына күз салыйк әле.
- Гадәти көннәрдә безнең кабинетта 30 кеше флюорография уза. Ә соңгы вакытларда 50-60ар кеше дә булды. Бу укытучыларның, тәрбиячеләрнең, студентларның мәҗбүри медицина тикшеренүе узуы белән бәйле. Халык күп булган чакта да чират көтеп утырасы юк, чөнки флюографыбыз заманча, бер кешене тикшерү өчен 5-6 минут та җитә. Без халыкны иртәнге 8дән 3кә кадәр кабул итәбез, - ди рентгенлаборант Фаизә Хаҗиева.- Әйдәгез, авыл халкының флюорография узу активлыгына күз салыйк әле, - дип, шунда ук компьютерын ачып саннарга туктала. Әйтик, иң зур авыллардан саналган Көчектән 285 кеше флюрография узарга тиеш булса, 1 сентябрьгә шуның 129ы гына тикшеренгән. Рус Шаршадысыннан 11 кешенең нибары 2се. Кичкетаңлылар да тикшеренергә ашыкмый: 320 кешенең 51е генә флюорография кабинетында булган. Исәнбайдан 590 кешенең 190ы гына тикшеренгән. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Тик хикмәт анда түгел бит. Хикмәт - әлеге тикшеренүне 15 яшьтән узган һәркемнең елга бер тапкыр узарга тиешлегендә. Әйдәгез, моны кемгәдер кирәкле гамәл дип карамыйк. Безнең сәламәтлегебез үзебез, якыннарыбыз өчен кирәк. Бүген үк соңгы тапкыр флюрография кабинетында кайчан булуыгызны искә төшерегез дә озакка сузмыйча барып кайтыгыз әле. " Ә миндә туберкулез юкмы икән?" дип борчылып йөрерлек булмасын.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев