Ә син карбыз сайлый беләсеңме?
Нинди генә җиләк-җимешләр белән сыйламый безне ямьле җәй! Менә мондый эссе көннәрдә кавын-карбыз ашасаң, сусаулар басыла. Алар тәмле дә, сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Әмма карбыз дөрес үстерелсә, тиешенчә сакланса гына ләззәтле һәм файдалы була. Шуңа күрә карбызны дөрес сайлап ала белергә кирәк. Беренчедән, карбызлар, күзне кызыктырып, июль аенда ук...
Нинди генә җиләк-җимешләр белән сыйламый безне ямьле җәй! Менә мондый эссе көннәрдә кавын-карбыз ашасаң, сусаулар басыла. Алар тәмле дә, сәламәтлек өчен дә бик файдалы.
Әмма карбыз дөрес үстерелсә, тиешенчә сакланса гына ләззәтле һәм файдалы була. Шуңа күрә карбызны дөрес сайлап ала белергә кирәк.
Беренчедән, карбызлар, күзне кызыктырып, июль аенда ук сатуга чыгарылса да, аның сезоны августның икенче яртысында-сентябрьдә генә була.
Икенчедән, карбыз һәм кавыннарны бары тик махсус сәүдә урыннарында: кибет һәм җиһазландырылган палаткалардан гына сатып алырга кирәк. Палаткаларның өсте каплаулы булырга, ә җимешләр җир өстеннән ким дигәндә 15 сантиметр биеклектә урнаштырылган шүрлекләргә куелырга тиеш. Тузан, пычрак һәм микроблар эләксә карбыз йомшагында алар бик тиз үрчи. Микроорганизмнар карбыз эченә күзгә күренмәс бик кечкенә ярыклар аша да үтеп керергә мөмкин. Юл буенда сатучылардан карбыз-кавыннарны бөтенләй алмаска кирәк. Чөнки бу җимешләр әйләнә-тирәдәге пычракны, автомобиль газларындагы авыр металларны бик тиз үзенә сеңдерә, бу исә агулануга китерергә мөмкин.
Өченчедән, теләсә кайсы товарныкы кебек үк карбызның да сыйфат сертификаты булырга тиеш. Сатучыдан аны таләп итәргә уңайсызланмагыз.
Дүртенчедән, карбыз сайлаганда төп кагыйдәрне истә тотыгыз.
1. Карбыз сайлаганда аны җентекләп карагыз. Җимешнең ярылган, бәрелгән, чергән урыннары булмасын.
2. Карбыз зуррак булган саен тәмлерәк була дип уйлап ялгышмагыз. Җимешнең бик зурысын да, бик кечкенәсен дә түгел, уртачасын сайлагыз.
3. Өлгергән карбызның кабыгы каты булырга, ялтырап торырга, тырнак белән төрткәндә тиз генә тишелмәскә тиеш.
4. Сабак очы кипкән карбызны сайлагыз.
5. Карбызның өлгергәнлеген белү өчен аңа суккалап карыйлар. Яңгыравык тавыш чыкса, карбыз өлгергән була.
6. Ике куллап кысып колак янына китерегез: эчтә шыгырдаган тавыш килә икән, карбыз өлгергән.
Гүзәлия ЛОТФУЛЛИНА,
Исмәгыйль ИДРИСОВ,
Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлеге дәүләт инспекторлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев