Ә син ришвәт бирәсеңме?
Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты халык арасында уздырылган коррупция турында сораштыру нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Сораштыруда хатын-кызлар ир-егетләргә караганда аеруча активлык күрсәткән. Татарстанлылар тормышындагы төп проблемаларга килгәндә, халык беренче урынга базар һәм кибетләрдә бәяләрнең югары булуын куя. Бу фикер белән республикада яшәүчеләрнең 61,8 проценты килешә. Шулай ук халыкны эшкә урнаша алмау...
Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты халык арасында уздырылган коррупция турында сораштыру нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Сораштыруда хатын-кызлар ир-егетләргә караганда аеруча активлык күрсәткән.
Татарстанлылар тормышындагы төп проблемаларга килгәндә, халык беренче урынга базар һәм кибетләрдә бәяләрнең югары булуын куя. Бу фикер белән республикада яшәүчеләрнең 61,8 проценты килешә. Шулай ук халыкны эшкә урнаша алмау (45,1%), юлларның начар хәлдә булуы (42,2%), хезмәт хакының түбәнлеге (33,3%) борчый.
Халык фикере буенча ришвәтчелек илнең икътисади тормышына (78,5%), эшмәкәрләр эшчәнлегенә (72,7%), сәясәткә (73,1%) тәэсир итә. Сораштыручыларның 41,3 проценты коррупция күренешләрен үзләрендә тойганнар.
2015 елдагы нәтиҗәләр белән чагыштырсак, коррупция очрагына юлыгып та ришвәт бирми котылучылар саны шактый арткан. Һәр унынчы кеше ришвәтчелек тозагына эләгүе турында тиешле органнарга хәбәр иткән. Ни кызганыч, бик күпләр моңа күз генә йомалар. Агымдагы елда шундыйларның 89,4 проценты бу турыда мәгълүмат бирүне кирәк дип тапмаган. Ә халыкның 32 проценты шикаять белдерсәң дә боз урыныннан кузгалмаячак дип саный.
Ришвәтчелек аеруча еш очрый торган тармаклар исә үзгәрми. Татарстанлылар беренче урынга ЮХИДИ хезмәткәрләрен куя. Икенче урында - табиблар. Исемлекнең өченче урынында - югары уку йорты мөгаллимнәре.
Ә район халкы арасында уздырылган сораштыруда җәзаларны башкару учреждениеләре һәм таможня органнары хезмәткәрләре арасында ришвәт алу очраклары булуын билгелиләр. Сораштыручыларның 89,3 проценты власть органнары һәм коррупциягә каршы эшләүчеләрнең хезмәтен уңай бәяли.
Татарстанлылар ришвәтчелек белән көрәштә законнарның кырыслыгы да уңай йогынты ясый, диләр. Халык фикеренчә, бюджет чыгымнарын һәм аны бүлүне ныклы контрольдә тотарга (43,7%) һәм коррупциягә каршы эшчәнлекне массакүләм мәгълүмат чараларында киңрәк яктыртырга (34,6%) кирәк.
Шунысы сөенечле, сораштыручыларның һәр өченчесе ришвәтчелекне киметүне үзеңнән һәм якыннарыңнан башларга кирәклеген ассызыклый. "Мин ришвәт бирмим дә, алмыйм да" - бу һәркемнең тормыш девизы булырга тиеш дип саныйлар алар.
Любовь ИМАНОВА,
коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев