Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Синоптиклар фаразы: Җәйге температуралар күтәреләчәк

Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтте

Интенсив эссе чор елдан-ел арта гына барачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.

Белгеч әйткәнчә, елның җылы вакытында температура нормадан биш градуска артса һәм биш көннән артык шулай дәвам итсә – бу бик куркыныч хәл.

«Шул ук вакытта, төрле тикшеренүләргә караганда, нәтиҗә бер генә: җәйге температуралар артачак, бигрәк тә интенсив эссе вакыты артачак», – диде Вильфанд.

Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе сүзләренчә, җылыту аркасында куркыныч күренешләр саны да арткан. Федераль хезмәтләр мәгълүматына караганда, чирек гасыр эчендә мондый күренешләр ике тапкырга арткан. Өстәвенә, арту темплары дәвам итәчәк, дип саный метеоролог.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев