Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сәламәтлеге чикле булса да, аның эшләргә теләге зур

"Сәламәтлекләре чикле бар кешеләрнең дә аныкы кебек эшләү теләге зур булмый". Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан Ралина ИБРАҺИМОВА турында әйтелгән сүзләр болар. БӘЛА АРТЫ - БӘЛА Ралина кечкенәдән активлыгы белән аерылып тора. Җиңел атлетика белән шөгыльләнә, йөгерү буенча еш кына җиңүләр яулый. 105нче училищеда укыганда да, район үзәк хастаханәсендә эшләгәндә дә...

"Сәламәтлекләре чикле бар кешеләрнең дә аныкы кебек эшләү теләге зур булмый". Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан Ралина ИБРАҺИМОВА турында әйтелгән сүзләр болар.

БӘЛА АРТЫ - БӘЛА

Ралина кечкенәдән активлыгы белән аерылып тора. Җиңел атлетика белән шөгыльләнә, йөгерү буенча еш кына җиңүләр яулый. 105нче училищеда укыганда да, район үзәк хастаханәсендә эшләгәндә дә ярышлар узганда финишка беренчеләрдән булып килеп җитә. Алабуга, Чаллы, Ижауга да бәйгеләргә йөри. Беренче инсульт та 30 яшьлек ханымны нәкъ менә йөгерү юлында "куып тота". Әнисенең үлемен кичергән кайгылы көннәре була ул. Инсультка төп сәбәп тә шушыдыр, мөгаен.

- Мин беренче булып йөгерә идем. Финишка кырык метрлап ара калганын хәтерлим. Шунда аякларым йөгермәс булды. Аннан берни дә хәтерләмим, - дип искә ала Ралина.

...Көчле рухлы ханым авыруны җиңә. Инвалидлыктан азат булганнан соң Ижауда поездларны озатып йөрүче булыр өчен курслар үтә. Тырыш, хезмәт сөючән Ралина тиз арада өлкән поездларны озатып йөрүче дәрәҗәсенә күтәрелә. Әмма янә бәлагә тарый яшь ханым.

- 2015 елның 23 феврален һич онытасым юк. Иремә "бүләк" ясадым мин ул чакта, - дип тетрәнеп искә ала ул. - Эштән кайттым да хәлемнең начараюын тойдым. Әгәр шул чакта танышым Алсу Шаһалиева кермәгән булса, белмим, ни булып бетәр иде икән... Ул кергәндә мин ут яна идем. Алсу Сабитовна кичекмәстән ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты.

Үпкә ялкынсынуының нәтиҗәсе катлаулы була. Бу юлы астма диагнозы куялар аңа. Киләчәктә поездларны озатып йөрүче булып эшләүгә киртә куела. Җитәкчеләре Ралинаны калдырырга бик тырышсалар да, медкомиссияне уза алмый ул.

Тик Ралина кул кушырып утыра торганнардан түгел. Гаиләсе, якыннары тынычландырып торуга карамастан, ел ярым эш эзли ханым. Кая гына мөрәҗәгать итми. Астма белән авырганын белү белән кире боралар аны.

- Минем белән бергә утны да, суны да кичкән мәшгульлек үзәге инспекторы Гөлнара Хуҗинага рәхмәт. Ниһаять, эш таптык. Балалар иҗат йорты директоры Валентина Федоровага да хәлемә кергәне өчен рәхмәттән башка сүз юк, - ди Ралина. - Акчасы аз булса да, минем өчен анысы да кадерле. Пенсиям кечкенә, аның да күп өлеше даруларга китә. Балаларга да булышасы килә. Өйдә утыру рухи яктан да авыр.

ЗУР, ТАТУ ГАИЛӘ

Эштән тыш, күңел төшенкелегенә бирелүдән тагын ни коткара соң Ралинаны? Иң беренче чиратта, күркәм холкыдыр, мөгаен. Аны танышлары гадилеге, киң күңеллелеге, өлгерлеге өчен хөрмәт итәләр.

Икенчедән, гаиләсе бик дус-тату. "Ризалит"та шофер булып эшләүче ире Илнур да, тимер юлда эшләүче уллары Илфат белән Илнар да әниләренә зур ихтирам белән карыйлар.

- Алар миңа өйдә берни дә эшләтмиләр. Киленнәрем Полина белән Валерия да кызларым кебек. Улларым хатын сайлаганда мин милләтләренә игътибар итмәдем. Иң мөһиме, бер-берсен яратсыннар. Аларның бәхете - минем саулыгым ул, - ди бәхетле әни һәм дүрт оныгын өзелеп яратучы әби.

- Каенананам Вәзиләгә дә чиксез рәхмәтле мин. Әнинең үлеменнән соң ул минем иң якын кешем булып калды, - дип дәвам итә.

Әниләрен начар уйлардан аралау өчен балалары аңа попугай һәм песиләр бүләк иткәннәр.

- Алар да мине дәвалыйлар. Кан басымым күтәрелә башласа, яраткан песием янына киләм. Ул бармагымны акрын гына тешләп ала һәм кан басымым төшмичә җибәрми, - ди Ралина.

Май аенда ул тагын бер инсульт кичергән. Шуңа күрә хәзер балаларына һәм оныкларына оекбашлар бәйләп бармакларын "яза". Хуҗабикәләре янында песиләре бөтерелә. Гаиләнең бөтенлеге шушындый вак-төякләрдән дә туплана бит. Шушы бөтенлек әле озак еллар саклансын өчен Ралинага нык сәламәтлек бирсен иде Ходай.

Екатерина САМСОНОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев