Сокманнан 90 яшьлек Фәймә Мортазинага 5 баласы рәхмәт укып яши
Сабырлык, тыйнаклык үрнәге
Сокманның хезмәт һәм тыл ветераны Фәймә Мортазина 90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Мәктәпне тәмамлау белән Фәймә колхозда эшли башлый. Нинди генә эш тапшырсалар да, җиренә җиткереп үти. Авылның уңган егете Флүр белән гаилә коргач, аны армия хезмәтенә алалар.
– Флүр армиядә чакта да, аннан соң да каенанам Нурдидә белән әниле-кызлы кебек яшәдек. Җәмәгатем дә бик эшчән, тырыш кеше булды. Аның белән биш бала тәрбияләп үстердек, – дип аларны зур хөрмәт белән искә алды юбилее көнендә Фәймә апа.
Тәбәрле Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәнис-Финисә Шәһәбиевларның җырыннан соң кызлары Фәнилә, Фәнисә, Филисә, Флүдә, улы Фәнис–Рәсимә, газиз әниләренә булган рәхмәтләрен шигъри юллар аша җиткерделәр.
– Фәймә ападагы күңел чисталыгы, кешеләрдә бары тик яхшы сыйфатларны гына күрә белү сокланырлык. Төпчекләре Флүдә авыру булып туса да аны авырсынмыйча тәрбия кыл. Бу яклап та иплелек, сабырлык, тыйнаклык, итагатьлелек үрнәге ул, – диде Тәбәрле авылы җирлеге хезмәткәре Нәзилә Шәһәбиева.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Рафил Сәлимуллин да ихлас котлау сүзләрен җиткерделәр. Җылы сүзләрдән һәм бәйрәм бүләкләреннән, күпсанлы чәчәк бәйләмнәреннән тагын да нурланып киткән йортта бик күп изге теләкләр яңгырады. Сүз уңаеннан, Фәймә апаның авыл башындагы урнашкан йорты капка төбенә бу көнне унбишләп машина җыелган иде. Бу да – юбилярга карата тирән хөрмәт билгесе.
– Барлык өлкән кешеләргә минем кебек туган җирләрендә гомер көзен каршылау, игелекле балалар, килен-кияүләр һәм оныклар бәхете насыйп булсын. Җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар, ил-көнгә тынычлык-иминлек телим, – диде Фәймә апа. Аның бу изге теләкләренә “амин!“ дип кушыласы гына кала.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
А. Корбангалиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев