Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сораштыру: Әгерҗе күңелемә якын

Шәһәр көне алдыннан сүзне шәһәрдәшләребезгә бирик әле

"Әгерҗе күңелемә якын.." Мондый сүзләрне шәһәрдәшләребездән еш ишетәбез. Әгерҗе шәһәре көне алдыннан сүзне аларның үзләренә бирик әле.

Рөстәм ИСМӘГЫЙЛЕВ, Исәнбай–Әгерҗе:

– Кечкенә чакта туган авылымнан район үзәгенә Сәгыйть абыйларга кунакка баруны ашкынып көтеп ала идек. Әгерҗе урамнарында йөрү, туйганчы туңдырма ашау – балачагымның иң күңелле мизгелләре. Минзәлә педучилищесын тәмамлап, армия хезмәтенә киттем. Чечня бәрелешләрендә катнашырга туры килде. Аннан Батырлык өчен ордены белән кайттым.

Балачагымда “шушы шәһәрдә яшәсәм һәм эшләсәм иде“ дигән хыялым тормышка ашты: 2003 елда Әгерҗегә килеп урнаштым һәм станциянең тимер юл полиция хезмәтенә эшкә кердем. Әгерҗе кызы Юлия белән гаилә коруыбызга да дистә елдан артык инде. Бергәләп йорт төзедек, кызыбыз Зилә үсеп килә. Хәзер Әгерҗе эчке эшләр бүлегендә эшлим. Гаиләбез белән “Орешник“ ял паркында, Иж елгасы буенда ял итәргә яратабыз.

Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА, Тирсә–Әгерҗе:

– Алабуга медицина көллиятен тәмамлагач, хезмәт юлымны Варкләд-Бодьяда башлап, Вольный Труд участок хастаханәсендә дәвам иттем. Өч елдан район үзәк хастаханәсенә күчерделәр. Оештыру-методик кабинетында 33 ел хезмәт куйдым. Яшәгән җиремне һәм хастаханә коллективын бик яраттым. Дүрт чакырылыш Әгерҗе шәһәр Советы депутаты итеп сайладылар, шуның икесендә сәламәтлек саклау комиссиясен җитәкләдем, башкарма комитет әгъзасы да булдым. Әгерҗелеләрнең тормышкөнкүрешен яхшырту өчен кулдан килгәнчә тырыштым. Матур эшләребезне “Ватаным Татарстан“ һәм районыбыз газеталарына да язып тордым һәм язам. СССРның Сәламәтлек саклау отличнигы һәм Әгерҗенең Мактаулы гражданины исемнәре алуга ирешкән һәм ярты гасырдан артык илһам алып яшәгән шәһәрем ул Әгерҗе.

...Фатирым дүртенче катта урнашкан. Балконга чыгам да, үткән еллар турында уйланам. Элеккеге белән бүгенгене чагыштырам. Ә чагыштырырлык уңай үзгәрешләр күп Әгерҗебездә. 

Ольга АКУЛОВА, Кече Пурга–Әгерҗе, район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары:

– Мин 2015 елдан бирле Әгерҗегә Кече Пургадан йөреп эшлим. Яшермим: Әгерҗе миңа бик тә ошый. Мин эшли башлаган чордагы һәм хәзерге Әгерҗене чагыштырсаң, бик күп үзгәрешләр табарга була. Яңа биналар калкып чыга. Капиталь төзекләндерү уздырыла, йортлар тышлана. Чәчәкләр урамнарга ямь бирә.

Мин бигрәк тә балаларга мөмкинлекләр тудырылуына сөенәм. Алар өчен аерым мәйданчыкларга кадәр бар бит. Әниләрнең сабыйлары белән йөргәннәрен күзәтәм дә, “безгә мондый мөмкинлекләр булмады” дип уфтанып куям.

Биредә халык та кешелекле. Кайсы гына коллектив белән хезмәттәшлек итсәң дә, хөрмәт, теләктәшлек күрсәтү тоемлана. Мин лаеклы ялга киткән идем инде. Әмма бер елдан кире кайттым. Шушы ара эчендә әгерҗелеләрнең кешене бәяли белүләренә тагын бер кат инандым. Чөнки гел шалтыратып, киңәшләшеп тордылар.

Миңа биредәге милләтара дуслык, тигезлек тә бик ошый. Татар, рус, мари, удмуртларга – барысына да ихтирамлы караш яши. Сабан туе, Семык, Гырон быдтон бер үк дәрәҗәдә уза. Әлеге бәйрәмнәрдә барлык милләт вәкилләренең чыгыш ясаулары да бик күркәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев