Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Сораштыру: исемеңне кемнәр куйган

Кеше исеме гади генә сүз түгел. Ул шәхесне, аның холкын формалаштыра, хәтта язмышына йогынты ясый ала. Кемдер үзенең исемен сөенеп кабул итсә, кемгәдер ул бала чагыннан ук ошамый. Ә райондашларыбыз үз исемнәренә ничек карыйлар икән?

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА, Әгерҗе шәһәре:

  • Гөлне аңлатучы Миләүшә исеме узган гасырның 70-80нче елларында бик популяр булган. Бу исемне апама кушарга теләгәннәр, әмма миңа биргәннәр. Мәктәп елларын гына алсак та, һәр сыйныфта диярлек Миләүшә исемле укучы бар иде. Ләйсирә (апамның исеме), Гөлнара, Гөлназ кебек исемнәр дә бик популяр иде. Бер сыйныфта дүрт (!) Гөлнара укыганы истә калган.

Шунысы кызыклы, безне барыбызны да туганнар, дуслар, танышлар Миләүшә дип түгел, ә Миләш дип йөрттеләр. Миңа әле дә шулай эндәшәләр. Рәсми мөрәҗәгать булганда гына Миләүшә, диләр. Үзем дә Миләш исеменә шуның кадәр күнеккәнмен, Миләүшә дисәләр кайчак сәер тоела хәтта. Сүз уңаеннан, минем белән бергә пединститутта укыган кызның паспорт буенча исеме Миләш иде. Әмма бу – мин белгән бердәнбер очрак.

Хәзер бу исемне кушучылар сирәк. Шулай да без яши торган күпкатлы йортта 5 яшьлек Миләүшә исемле кыз булуы сөендерә.

Мин үз исемемне яратам. Дөрес, аның белән бәйле читенлекләр дә килеп чыга. Әйтик, башка милләт вәкилләре исемемне әйтүдә һәм язуда еш кына хата ясыйлар.

 

Александр ГУЩИН, Әгерҗе шәһәре:

  • Мин Казахстанда үскәнмен. Туганнан соң бер ай Данил дип йөрткәннәр. Анда бик оста сөйләүче Санька бабабыз бар иде, аның хөрмәтенә әти-әнием миңа да шул исемне кушарга булганнар.

Тулаем алганда, тормышта миңа кем дип кенә дәшмиләр: Саша, Саня, Шурик. Германиядәге дусларым Алекс дип йөртәләр. Казахстанда филармониядә эшләгәндә хезмәттәшләрем: “Әйдә, без сине Александр Македонскийны кебек Искәндәр дип атыйк әле”, – дияләр иде. Татарларның: “Безнең сине Сәетҗан дип йөртәсебез килә”, – дигәннәре дә булды. Балалар бакчасында Александр Леонидович мин.

Үземне һәрчак Саша дип таныштырам. Саша үзебезчә, гади яңгырый. Миңа үз исемем бик тә ошый. Язмышымны билгеләүдә дә йогынтысы булгандыр, бәлки. Атаклы музыкантлар арасында да Александрлар күп бит: Александр Градский, Александр Лерман, Александр Барыкин, Александр Малинин...

 

Аврора ГАЙФУЛЛИНА, Әгерҗе шәһәре:

  • Әти-әнием миңа тугач ук сирәк исем кушарга ниятләгәннәр (сеңлемнеке дә сирәк исем – Агата). Әтием Бажена дип, ә әнием Аврора дип кушарга теләгән. Исемне өйрәнгәннән соң “иртәнге шәфәкъ” дигәнне аңлатучы Аврора исемендә тукталганнар. Әни әйткәнчә, яхшы сыйфатлар белән бергә начарраклары да бар. Яхшылары – принципиальлек, мөстәкыйльлек, үз-үземә ышанганлык. Начарраклары – фикеремне үзгәртмәү, миңа йогынты ясавы авыр булу.

Исемемнең сирәк очравы бик ошый. Бу ихтыяр көче, шәхсилек өсти. Башкалардан аерылып торуыңны тоясың. Балаларына сирәк исем бирергә теләүче әти-әниләр иң элек аларны моңа “программалаштыра” дип уйлыйм. Мин үземнең балаларга нинди исем бирәчәгемне уйламадым әле, әмма сирәк исемнәр булачагын беләм.

Аврора исеменә килгәндә, танышканда күпләр исемемне истә калдырсалар да, икенче очрашканда еш кына Варвара дип атыйлар. Якыннарым арасында Авруша, Авруська дип йөртүчеләр дә бар. Әти-әнием төгәл исем белән генә атый.

Адашларым аз булуын да яхшы беләм. Әгерҗедә элегрәк мин бердәнбер идем. Соңыннан тагын бер кыз барлыкка килде. Ничектер урамда очрашканыбыз да булды. Аңа эндәшкәч мин дә борылып карагангадыр, ул тагын бер Аврора барлыгын күреп бик тә гаҗәпләнде.

Уку йортында исемемне төрлечә кабул иттеләр. Кемгәдер ул иртәнге шәфәкьне хәтерләтсә, кайберәүләр “Аврора” крейсеры белән ассоциацияли (шулай шаяртучылар да бар). Көнләшеп караучылар да юк түгел. Мине башка исем белән күз алдына да китермиләр. Әниемнең шундый фантазер булуына мин бары тик сөенәм генә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев