Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән якташларыбызны искә алачаклар

122 якташыбыз истәлегенә

15 февральдә илебездә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 1989 елда 10 ел дәвамында интернациональ бурычларын үтәгән Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылалар. Бу Бөек Ватан сугышы чорыннан соң булган иң озын локаль конфликт иде.

Әфган сугышы 10 елга якын дәвам итә. 

Хәрби хәрәкәтләрдә безнең Әгерҗе районыннан 122 якташыбыз катнашты.

Шуларның берсенә кире кайту насыйп булмады. Хөснетдинов Рафис Садыйк улы 1984 елның 29 июнендә һәлак булды. Туган йортларына кайтып та авырулардан һәм яралардан 35 ветеран үлде.

15 февральдә 11:00 сәгатьтә Әгерҗенең яңа мемориаль комплексында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланган чара узачак.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары, аларның туганнары чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев