Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Созвездие-Йолдызлык" суперфиналында "Хыял" ансамбле дә катнашачак

11 апрельдә Казанда уналтынчы тапкыр «Созвездие-Йолдызлык» Республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең суперфиналы башлана. Ел саен 5 яшьтән 21 яшькәчә талантлар арасында вокал (соло һәм ансамбль), хореография һәм нәфис сүз номинацияләрендә үткәрелүче «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә быел февраль-март айларында Татарстанның ун районында оештырылган сайлап алу турларында катнашучылар саны 22 меңгә җитте. 11-15 апрельдә...

11 апрельдә Казанда уналтынчы тапкыр «Созвездие-Йолдызлык» Республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең суперфиналы башлана.

 
Ел саен 5 яшьтән 21 яшькәчә талантлар арасында вокал (соло һәм ансамбль), хореография һәм нәфис сүз номинацияләрендә үткәрелүче «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә быел февраль-март айларында Татарстанның ун районында оештырылган сайлап алу турларында катнашучылар саны 22 меңгә җитте. 11-15 апрельдә Казанның «Уникс» концертлар залында булачак суперфиналда 4500 яшь башкаручы чыгыш ясаячак.
 
Жюрины традиция буенча, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина җитәкли. Шулай ук жюрига «1 канал»ның музыкаль тапшырулар баш режиссеры Марина Полтева, ГИТИСның эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов (һ.б.) кергән.
 
Суперфиналга Мәскәү, Әстерхан, Уфа, Ульяновск калаларыннан иҗади коллективлар кунак буларак чакырылган. Гала-концерт 15 апрельдә «Уникс»та, 23 апрельдә «Пирамида» сәхнәсендә узачак.
 
Әгерҗе районы данын мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы филиалында шөгыльләнүче "Хыял" ансамбле дә яклаячак. Бу көннәрдә ансамбльнең егет-кызлары репетицияләр белән мәшгуль. Әле кичә генә Удмуртиядә чыгып килүче "Яңарыш" газетасының 25 еллык юбилеенда да чыгыш ясадылар.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев