Сугыш ветераннары олуг юбилейларын каршы алдылар
Яңа елның тәүге көннәрендә Касай авылында яшәүче Касыйм ага ИСМӘГЫЙЛЕВ һәм Үтәгәннән Солтангали ага ҖИҺАНШИН 95 яшьлек олуг юбилейларын каршы алдылар. Аларны бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Кадыбаш, Иске Эсләк авыл җирлекләре башлыклары Илфат Рамазанов, Илдус Гафаров тәбрикләп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий...
Яңа елның тәүге көннәрендә Касай авылында яшәүче Касыйм ага ИСМӘГЫЙЛЕВ һәм Үтәгәннән Солтангали ага ҖИҺАНШИН 95 яшьлек олуг юбилейларын каршы алдылар.
Аларны бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Кадыбаш, Иске Эсләк авыл җирлекләре башлыклары Илфат Рамазанов, Илдус Гафаров тәбрикләп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бүләкләр һәм Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.
Утны-суны кичкән, туган илебез азатлыгы өчен яу кырында көрәшкән әлеге ветераннарыбыз - җирлектә дә бердәнбер инде. Икесенең дә 65 ел иңне-иңгә терәп гомер кичергән карчыклары вафат булган. Алар бүгенге көндә балалары тәрбиясегндә яши. КАСЫЙМ аганы Санкт-Петербургта яшәгән кызы Найрә тәрбияли. Кадыбаштан Даниясе дә көнаралаш диярлек килә.
- Әткәй тормышта да, эштә дә һәрчак үрнәк булды. 40 ел "Таң" колхозында механизатор булып эшләде. Рәсеме Мактау тактасыннан төшмәде. Әниебез Хәлимә белән биш балага гомер бүләк итеп, барыбызга да белем алырга ярдәм иттеләр. Әткәебез янына, туган йортыбызга бик сөенеп җыелышабыз, - ди Дания апа.
- 95 яшендә дә әтиебезнең зиһенле, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып, тормышка куанып яшәвенә сөенәбез. Хөкүмәтебез дә бик зурлады үзен. Заманында машина да бирделәр, фатирлы да булды, - дип сүзгә кушыла Найрә апа да.
- Минем өчен иң мөһиме - балаларымның бәхетле яшәве. Алар да хәзер олыгаеп баралар. Миңа күрсәткән игелекләре өчен үзләре дә балалрыннан кадер-хөрмәт күреп яшәсеннәр, - дип тели Касыйм ага.
СОЛТАНГАЛИ ага да Касыйм абый кебек фронт юлларыннан җиде ел йөреп кайткан. Җәмәгате белән биш бала үстергәннәр. Касайда яшәүче Әлфиясе, Сарапулдагы улы Фәһем әтиләре янында еш булалар, аның ялгызын калдырмаска тырышалар. Балаларына да, социаль хезмәткәр Фәниягә дә бик рәхмәтле Солтангали абый.
- Әти гомер буе колхозда авыр эшләр башкарды. Үзе бик көчле, характеры да нык булды аның. 70 яшенә кадәр Сабан туенда аркан тартуда беренчелекне бирмәде ул, - ди Әлфия апа.
Авылдашлары вафат булса, иң беренчеләрдән булып Солтангали абый килеп җитә. Бәйрәмнәргә дә чыга әле ул. Күршеләре Рабига, Гөлзирә апалар белән дә кунакка йөрешәләр. Җәй көннәрендә капка төбенә дә чыгып утыра.
- Ветераннарыбыз исән-сау булсыннар. Аларның төшенкелеккә бирелмичә, тормыштан ямь табып, кадер-хөрмәттә яшәүләрен күрү - үзе зур шатлык ул, - диде Ришат Нурисламов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев