Тәбәрле авылы музеенда Бөек Ватан сугышы экспонатларын кадерләп саклыйлар
Фронттан язылган хатларның төп нөсхәләре дә, яу кырыннан кайткан солдат фляжкасы да, немец каскасы да бар биредә
Тәбәрле авылы музеенда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы экспонатларын кадерләп саклыйлар. Фронттан язылган хатларның төп нөсхәләре дә, яу кырыннан кайткан солдат фляжкасы да, немец каскасы да бар биредә.
ТАВЫК САВЫТЫ УРЫНЫНА – КАСКА
– Миргаяз абый Харрасов фронттан туган авылы Мукшурга бик кызыклы трофей алып кайта. Ул – немец солдатының каскасы. Күтәреп карасаң, шактый авыр үзе, – дип әлеге экспонат белән таныштыра музей җитәкчесе Нәсимә Габдуллина.
Миргаяз абый аны тишкәләгән, хуҗалыкта нәрсәдер өчен файдаланган, күрәсең. Шулай бервакыт ул заманнарда Тәбәрле мәктәбендә тарих фәнен укыткан, музей белән җитәкчелек иткән Хәмит Абдуллин эш буенча Харрасовларга кергән һәм ... тавык савыты урынына куелган әлеге касканы күреп “телсез” калган. Бодаен бушатып касканы чистарткан һәм музейга алып кайтып киткән. Соңыннан Миргаяз абый да музейга кергән саен әлеге касканы кулына алып карый торган булган...
Музейда яу кырыннан килгән хатларның төп нөсхәләрен аерым папкаларга туплап кадерләп саклыйлар. Алар арасында Сокман авылыннан сугышка киткән 1923 елгы Морис (Борис) Габитовның берничә хаты бар. Ул 1942 елда һәлак булган. Әнисе Гайшә улын гомере буе кайтыр дип көткән, хатларын кадерләп саклаган. Үләр алдыннан аларны күршесе Кәримә Ясәвиевага тапшырган. Ә Кәримә апа, үз чиратында, хатларны музейга илткән.
Тәбәрледән Тимербай Кәримов 1939 елда армиягә алына. Сугыш башлангач фронт юллары буйлап Берлинга кадәр барып җитә. Кызыл Йолдыз ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.
БАРЫСЫ ДА КАДЕРЛЕ
Музейда сугыш чоры вакытлы матбугат басмалары да бүгенгә кадәр сакланган. Алар арасында 1941 елның 22 июнендә “Комсомольская правда” газетасында, 1941 елның 4 июлендә “Ленин юлы” район газетасында дөнья күргәнСталинның чыгышлары да “Сталин һәм Кызыл Армия” дип аталган 1941 елгы брошюркалар да бар.
– Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 ел вакыт узса да, җирлегебездә сугыш ветераннары калмаса да, әлеге дәһшәтле еллар, җиңүне якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән каһарманнар турында истәлекләр, аларның шәхси әйберләре безнең өчен бик кадерле. Шуңа күрә аларны күз карасыдай саклыйбыз, – ди Нәсимә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев