Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Табигать сакчылары «Балык булсын” акциясенә кушылдылар

Алар Иж елгасы култыкларында, күлләрдә бәкеләр тишәләр

Февраль, март айларында кар һәм боз катламнары калыная, шуңа күрә сулыкларга кояш яктылыгы үтеп керә алмый. Ә бу – балыкларга кислород запасы кими дигән сүз. Аларның үлеменә юл куймас өчен Әгерҗе районының табигать сакчылары, ел саен районда “Балык булсын!” акциясенә кушылып, Иж елгасы култыкларында, күлләрдә бәкеләр тишәләр. Әлеге эшкә старт бирелде. 

Табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге, “Кичке Таң” заказнигы, аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре, җәмәгать инспекторлары Еленовск авылы янындагы Кара күлдә илледән артык бәке тишеп, аларга салам, камышлар тутырдылар.

«Ике ел элек ТРның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты районнарга боз астына һава кертүгә тәгаенләнгән компрессорлар һәм генераторлар тапшырган иде. Нәтиҗәдә, эш күпкә җайланды», – ди Табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Эдуард Хуҗахмәтов.

 

Бу эш дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев