Тагын кабатланмасмы яки зиратта кем тәртип кертер?…
Конфликтны ничек хәл итәргә
Энгель Фәттахов вазифасыннан китте. Актаныш районына яңа хакимият башлыгы тәгаенләнде. Шулай итеп, республикабызның көньяк-көнчыгыш төбәгендә барган ыгы-зыгы дәгъвачыларның җиңүе белән тәмамланды.
Укучыларыбызның исенә төшерик: бу матавык бер әфәнденең җәсәден Чаллыдан Актаныш зиратына алып кайтып җирләгәч башланган иде. Хикмәт шунда: әлеге зират рәсми рәвештә мөселман-татар зираты дип санала, монда әлегәчә бер кабер өстендә дә мәетнең праваслау диненә караганлыгын дәлилләүче хач куелганы булмаган. Ни кызганыч, әүвәл, мәетне җирләгәнче, тол калган ханым зират җитәкчеләренә кабер өстенә хач куярга теләвен сиздермәгән. Тора-бара үз башына шундый уй килгәнме, кемнәрдер шул фикергә этәргәнме: кабер өстенә хач куйдырткан ул. Югыйсә праваслау күршеләр мондый очракларда үзләре: “В чужой монастырь со своим уставом не ходят,” – дип әйтә.
Озын сүзнең кыскасы: бераздан кемдер әлеге хачны кисеп киткән. Моның сәбәбен ике төрле аңлаттылар. Бу гамәл – кайнар йөрәкле мөселманнар эше. Икенче аңлату да урынлы: кемдер, буш урында фетнә чыгарып, республикабыздагы динара татулыкка күләгә төшермәкче, шул рәвешле район җитәкчесенең абруен какшатмакчы. Нәтиҗәдә район башлыгының бер урынбасары, тиешле дәрәҗәдә үз вазифасын башкарып бетермәгән, дип эшеннән алынды. Теге кабер өстендә янә хач барлыкка килде.
Тик, беркадәр вакыт үткәч, икенче хачны да кистеләр. Бу юлы инде район башлыгы Энгель Фәттахов үзе теләп район хакимияте башлыгы вазифасыннан китәчәген белдерде. Дөресен генә әйткәндә, мин эш моңа кадәр үк барып җитмәс, башлык үз вазифасында калыр дип уйлаган идем. Хач кискән саен, башлык алыштыра башласаң, кайдан башлык табып җиткермәк кирәк?!
Әлеге уңайдан үткен телле, кыю фикерле филолог галимәбез Миләүшә Хәбетдинова белән сөйләшеп алдым. Нигә дисәгез, ул, Энгель Фәттаховның, отставкага китәм, дип язган гаризасын кабул итмәгез, район, республика халкы алдында аның казанышлары күп; әле гайрәте, көче күп, эшчәнлеген дәвам итсен, дигән мәгънәдә Актаныш район Советы депутатларына мөрәҗәгать иткән иде. Тик менә мәсьәлә башкача хәл ителде. Ителде дип әйтү дә дөрес булмас. Тагын хач куйсалар, тагын киссәләр…
Миңа калса, конфликтны болайрак хәл итәргә мөмкин. Кабер өстенә чардуган урнаштырырга да, чардуганга җирләнгән кешенең исем-фамилиясе язылган, хачлы-тәреле мәрмәр плитә беркетергә була. Андый мәрмәр плитәләр кыйммәт түгел: 1400 сум тирәсе генә тора, – дип тәкъдим итте бу җәһәттән Миләүшә ханым. Чынлап та, хач кабер өстеннән күренеп, калкып торса, мондый хәл янәшәдәге, башка каберләр янына килеп, туганнары рухына багышлап, дога кылырга теләгән мөселманнарда уңайсызлык тудыруы ихтимал. Әнә толерантлыкка чакыручы агайларыбыз, без – ирекле, әмма синең ирегең башкалар иреген чикләмәскә, бүтәннәр мәнфәгатен кузгатмаска тиеш, дип үгетләп тора.
Әлеге гаугалы хәл хакында ни уйлыйсыз, дип этнолог, политолог, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковка да мөрәҗәгать иттек.
Минемчә, бу вазгыятькә тыныч карарга кирәк. Әлеге ыгы-зыгының нигезендә хәзерге вакытта җәмгыятебездә барган процесслар ята. Чынлыкта бу хәл дәүләтебезнең демократик рухта булмавын күрсәтә. Хәтта патша Россиясендә дә демократия күбрәк булган. Инкыйлабка хәтле закон нигезендә берничек тә татар-мөселман зиратында праваслауларны җирләү рөхсәт ителмәгән. Һәрбер конфессиянең үз зираты, конфессияләрне бутамаганнар. Бу проблема буш урында китереп чыгарылды. Россиядә әлеге ыгы-зыгыдан файдаланып калырга теләүчеләр бар. Монысы – башка мәсьәлә, – дип, ул Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәбезгә һәйкәл куяр алдыннан әлеге гамәлгә ризасызлык белдергән берничә төркемнең баш калкытуын, Сөембикәнең Россия җәмгыятенә бернинди дә зыян китермәвен билгеләп китте.
Иң кызганычы: бу мәсьәләне куертучылар – әллә татар, әллә ярымтатар. Һәрхәлдә, алар мөстәкыйль эш итмидер, артларында кемнәрдер торадыр дип уйлыйм. Шовинизмның бер төре инде бу. Ничек инде башкалар зиратына үз дигәнеңне көчләп тагарга мөмкин?! – дип, тарихчы совет хакимияте вакытында Петербургта килеп чыккан шушындыйрак бер четерекле хәлне искә төшерде. Бервакыт шәһәрдә милләттәшләребезнең үз мәрхүмнәрен җирли торган урыннары беткән. Ул вакытта шәһәр партия комитетының беренче секретаре Романов була. Кардәшләребез аңа аерым җир кишәрлеге бирүен сорап мөрәҗәгать итә. “Гомуми җирли торган урын бар, башкалар белән янәшә, шунда күмегез!” – дип җавап бирә түрә. Шуннан соң татарларыбыз Мәскәүгә, партия үзәк комитетына шикаять яза. Романовны чакыртып алалар да, без Мәскәүдә урын таптык, син дә тап, дип әйтәләр Кремльдә утырган агайлар. “Күрәсең, бүген Мәскәүдә акыллы кешеләр җитеп бетмидер; күрәсең, шуңа күрә мондый мәсьәләне куерталардыр,” – дип, әлеге кешенең җәсәден моннан казып алып, зиратта христианнар күмелә торган кишәрлек булса, шунда җирләргә; андый урын булмаса, якын-тирәдәге берәр рус авылы зиратында, христианнар арасында күмәргә тәкъдим итте галим. Дөрес, мәсьәләнең болай чишелешенә, якын араларда тәртип урнашуына бик үк ышанып җитми ул.
Болай хәл итүне кемдер теләми, махсус куерта, ахры. Бу эш хәзер сәяси мәсьәләгә әйләнеп бара. Актаныш хакимияте башлыгы Энгель әфәнде бу очракта корбан гына. Билгеле, бу очракның ике тапкыр кабатлануы – җирле хакимиятнең дә эшләп бетермәве нәтиҗәсе. Шул ук вакытта татар җәмәгатьчелеге әлеге мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдерергә, мондый хәлгә битараф карап тора алмыйбыз, тиешле тәртип урнаштырыгыз, дип әйтергә тиеш, – дип исәпли Д. Исхаков.
Чынлап та, мөселманнарга – мөселман зираты, праваслауларга – праваслау зираты, яһүдиләргә яһүди зираты булырга тиеш. Россиядә җир күп бит. Конфессияләрне бутарга ярамый. Әнә инкыйлабка хәтле бу җәһәттә илдә бернинди дә проблема килеп чыкмаган.
Рәшит МИНҺАҖ, Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев