Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Тантаналарны иң яхшы алып баручы” республика бәйгесенең зона этабы Әгерҗедә узды + ФОТО

Әгерҗе ЗАГС бүлеге республиканың Яр Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Алабуга һәм Әгерҗе шәһәр-районнарыннан берсеннән-берсе гүзәл кыз-ханымнарны "Тантаналарны иң яхшы алып баручы" республика бәйгесенең зона этабына җыйды. ЗАГС оешуның 100 еллыгына багышланган бәйгедә унбиш алып баручы никахлашу тантанасын рус һәм татар телендә алып бару, юбилярларны хөрмәтләү һәм яңа туган...

Әгерҗе ЗАГС бүлеге республиканың Яр Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Алабуга һәм Әгерҗе шәһәр-районнарыннан берсеннән-берсе гүзәл кыз-ханымнарны "Тантаналарны иң яхшы алып баручы" республика бәйгесенең зона этабына җыйды.

ЗАГС оешуның 100 еллыгына багышланган бәйгедә унбиш алып баручы никахлашу тантанасын рус һәм татар телендә алып бару, юбилярларны хөрмәтләү һәм яңа туган балага исем бирү номинацияләрендә һөнәри осталыкларын сынадылар.

Түбән Кама ЗАГС бүлеге кызларының рус, татар телләрендә никахлашу һәм юбилярлар хөрмәтләү тантанасын уздыруда тиңнәр булмады.

Җиңүчеләрне Казан кунагы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Ринат Әхмәтҗанов котлады һәм Диплом, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев