Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Танылган блогер кияүгә чыкты

Туйны «Пятница» телеканалында баручы «4 свадьбы» тапшыруында күрсәтәчәкләр

Блогер Илүсә Фәләхова кияүгә чыкты. Туйларында Илүсә белән Раушан сюрприз итеп җыр башкарды. Алар аерым-аерым да җырладылар. Туй хәләл. Мәҗлесне Руслан Шәрәфетдинов алып баррды, дип яза "Интертат".

Илүсәнең ире Раушан исемле Азнакай егете. 

Туйны "Пятница» телеканалында баручы «4 свадьбы» тапшыруында күрсәтәчәкләр.

Шулай ук туйда килен төшерү йоласын күрсәтеп үттеләр. Илүсә каенанасы белән каенатасы әзерләп куйган ап-ак мендәргә басты, яшь парлар май һәм балны авыз итте.

Туйда Рәфис Атаказ, Чаллыдан Чулпан Гыйниятуллина, Әлмәттән Регина Локманова кебек танылган блогерлар бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев