Танылган блогер операция ясаткан: «Сукыр эчәгесе шартлаган…»
Операция ясатуына 3 көн булса да хәле бик үк әйбәт түгел
Башкортостанда яшәп иҗат итүче «Башкирская домохозяйка» буларак танылшган блогер Миләүшә бу көннәрдә социаль челтәрләрдә югалган иде. Сәбәбе билгеле булды — аның сукыр эчәгесе шартлаган. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә язып чыкты.
Миләүшә белдерүенчә операция ясатуына 3 көн булса да хәле бик үк әйбәт түгел икән:
«Сукыр эчәгесе шартлады. Бүген генә хәлгә керә башладым. Бөтенләй рәткә килмичә элемтәгә чыкмыйм. Рәтләп утыра да, ята да алмыйм, температура төшми», — дип язган блогер.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: freepik.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев