Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Танылган журналист мәктәп, балалар бакчаларын ышанычлырак саклау ысулларын әйтте

Тагын балалар гомере...

Журналист Илнур Фәйзрахманов, Ижауда булган фаҗигадан соң, балаларның куркынычсызлыгын ышанычлырак саклау ысуллары турында яза. Аның сүзләрен Интертат китерә:

Казан, Пермь, Ижау… Бер үк сценарий... Тагын балалар гомере... Моңа кадәр дә язгаладым. Тагын язам: бүген теләсә кайсы мәктәпкә корал белән кереп була. Мәктәпләргә ялланган сак хезмәте вәкилләре ЧОПларга Авитодагы белдерү буенча җыела. 11 мең сумга Росгвардиядә 6нчы разрядлы таныклык эшләп бирәләр. Менә син – документлы каравылчы. Ә тикшерүчеләр синең таныклыгыңны гына карый. Физик халәтең аларга кызык түгел.

Мәктәп, балалар бакчаларындагы сак хезмәте вәкилләренең бар булган коралы – теле һәм металл эзләү җайланмасы. Казан фаҗигасеннән соң икенче ел китте. Беркем дә селкенми.

Мин мәктәп, балалар бакчаларын ышанычлырак саклауның ике юлын күрәм:

Әти-әниләр үзләре, чират буенча, өчәр-өчәр кеше каравылга чыга.
Һәр мәктәп, балалар бакчасына Росгвардиянең кораллы хезмәткәрләре куела. Израиль мәктәпләрендә шулай бит.
Спорт, җыр, бию мәктәп-студияләре бар. Аларда да көчәйтелгән сак булырга тиеш.
Президент яки башка түрәләр берәр кая бара башласа, берничә көн алдан, алар узасы маршрут һәр кирпеч-плиткасына кадәр тикшерелә. Озатып йөрүче үзләренең сак хезмәте, ФСБ, Росгвардия, полиция хәрби һәм штатский киемнәрдән метр саен басып каршы ала. Ә балаларны – пенсиядәге, иртәдән махмырдан интегүче ир-бабай саклый.

Түрәләрдән көтмик, балаларыбызны яклап үзебез сүз әйтик.

Ижауда корбан булганнарның урыннары оҗмахта булсын, якыннарына Ходай яшәрлек көч, сабырлык, яраланганнарга сихәт бирсен, дип язган ул «ВКонтакте» челтәрендә. 

«Без дә укыдык. Саклаучы да, каравылчы да булмады. Элек Интернет, компьютерлар да юк иде шул. Чит илгә ияреп, «заманча»га әверелдек. Интернет бетсә, телефоннар кире төймәлегә әйләнсә, тынычрак булыр иде. Балалар кайда яхшы, кайда начар икәнне аңламый», – дип язган бер укучысы. «Заман алгарышын кирегә борып булмый. Бүгенге шартларда иминлек саклау чараларын күрергә кирәк», – дип яза аңа каршы Илнур. 

«И-и, Илнур, әти-әниләр саклауга калса инде... Беренчедән, алар эштән китә алмый. Бигрәк тә әти кешеләр. Аларнын күбесе шәхси предприятиеләрдә, йә хуҗага эшли бит. Саклау тагын шул аналар кулына калырга мөмкин. Ә алар ни эшли ала? Ә икенче тәкьдимең белән 100 процентка килешәм»;

«Сак хезмәтен чит кешеләр ишектән түгел, ә капкадан ук керә алмаслык итеп оештырып булмыймы икән?» – дигән фикерләр дә бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев