Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татар эстрадасында тагын бер гаилә таркалган

«Бу безнең карар! Беркемнең дә хөкем итәргә хокукы юк»

 Танылган парлы җырчылар Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар аерылган. Бу хакта Ләйлә социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте. 

 

“Күпләр фаразлады, ләкин бу язма белән мин барлык сорауларга да нокта куярга телим. Тормышта күтәрелешләр дә, чигенешләр дә була.  Бу  теләсә нинди өлкәгә кагыла! 15 ел бергә гомер иткән дәвердә барысы да булды. Чыннан да барысы да!”

 


“15 ел элек без берүзебез идек.  Барысын да чиста биттән башладык. Гастрольләр, йөзләгән концертлар, хит җырлары, этаплап төзелгән карьера, иҗат, бизнес, өй, ике кызыбыз! Бу сүзләрнең асылында ышаныч ята. Барысы өчен рәхмәт.”


«Безнең уртак тарихыбыз бетте. Без Рөстәм белән аерылдык. Һәрберебез өчен бу тормышның яңа этабы. Моңа карамастан, без яшәргә һәм үсешне дәвам итәргә тиеш!  Без бер-беребезне хөрмәт итәбез, шулай ук кызларыбызның әти-әнисе булып калабыз.Бу темага тукталасым килми.  Бу безнең карар!  Беркемнең дә хөкем итәргә хокукы юк. Бу тормыш.  Анда һәркем сценарист та, режиссер да», – дигән Ләйлә.

Чыганак

Фото: Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев