Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстан бәхетле кешеләр саны буенча өченче урында

Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикада яшәүчеләрнең 11 проценты 5 баллга үзләрен бәхетле хис итә

Татарстан үзләрен бәхетле дип санаган гражданнар саны буенча өченче урынны алды. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикада яшәүчеләрнең 11 проценты 5 баллга үзләрен бәхетле хис итә, дип яза «СенатИнформ». Әлеге күрсәткеч бары тик Екатеринбургта һәм Свердловск өлкәсендә (халыкның 22 проценты 5 баллга бәхетле), шулай ук Түбән Новгородта (16 процент) гына югарырак.

Татарстанлыларның тагын 33 проценты үз бәхетен 4 баллга бәяләгән. Шул ук вакытта, Краснодар краенда яшәүчеләрнең – 44 проценты, Свердловск өлкәсендә 39 проценты шундый бәя биргән.

Сенатор Александр Терентьев сораштыру нәтиҗәләренең көтелгән булуын әйтте. Аның сүзләренчә, татарстанлыларга төбәктә алып барылган сәясәт аркасында бәхет хисе хас.

Ул Татарстанның Россиядә алдынгы позицияләр биләвен, ә илкүләм проектларның максатларына ирешү дәрәҗәсе буенча РФ субъектлары рейтингында Мәскәүдән соң икенче баскычта урнашуын билгеләп үтте.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев