Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга – җитмеш яшь

Бүген Татарстан Дәүләт Советының V чакырылыш рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә дөньягә килгән. Ул Әлмәт газ сәнәгате техникумын, Уфа нефть институтын, Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган. 1963 елда Әлмәт шәһәрендә Миңлебай газбензин заводында токарь булып эшли башлаган. Аннары Совет Армиясе...

Бүген Татарстан Дәүләт Советының V чакырылыш рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә дөньягә килгән.

Ул Әлмәт газ сәнәгате техникумын, Уфа нефть институтын, Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган.

1963 елда Әлмәт шәһәрендә Миңлебай газбензин заводында токарь булып эшли башлаган. Аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Хезмәте тәмамланганнан соң, "Әлмәтнефть" нефть промыселе идарәсенең җитештерүне автоматлаштыру цехының контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшләгән.

1970 еллар башыннан Әлмәт шәһәрендә комсомол, партия, совет һәм хуҗалык эшендә ВЛКСМның шәһәр комитеты инструкторы КПСС шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары; КПСС шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре; "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең катлам басымын тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкарган. 1980 нче еллар азагыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма һәм закон чыгару органнарында җаваплы постлар биләгән: сәүдә министры; Министрлар Советы рәисе урынбасары; Югары Совет рәисе; Татарстан Республикасы Премьер-министры.

1998 елдан хәзергә кадәр - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазифасын башкара.

Фәрит Хәйрулловичны юбилее белән ихластан котлап, исәнлек-саулык, тигез тормыш, балалар хөрмәте һәм нәтиҗәле хезмәт юлы телибез.

Редакциядән: Фәрит Мөхәммәтшинның март аенда Әгерҗегә визиты вакытында төшерелгән фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев