Татарстан Гидрометеорология үзәге су басу куркынычы турында кисәтә
Кече елгаларда су акрынлап күтәрелә башлады
Татарстанга җылылык килү белән, фаразланган яңгырлар кар эрүен активлаштырачак. Бу исә төрле урыннарны су басу куркынычын тудыра. ТР Гидрометеорология үзәге шул хакта кисәтә.
Республика шәһәрләрендә түбән урыннарда күпләп су җыелырга мөмкин. Кече елгаларда су акрынлап күтәрелә башлады. Түбәнлекләрдә, елга уентыкларында кар сулары басу куркынычы туа, дип искәртә метеорологлар.
Моннан тыш, елгаларның тараю урыннарында — күпер астында, бормаларда һәм елга үзәненең салмак борылышларында боз, кар, су җыелып калу куркынычы бар. Шулай ук тулы буалар, елгалар ташып, техноген аварияләр һәм кеше тормышында бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.
Әлегә республиканың кече елгаларында су дәрәҗәсе куркыныч күрсәткечләрдән шактый түбән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев