Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстан юлларында 6 бала һәлак булган

“Көзге каникул” профилактик чарасы дәвам итә

Татарстанда “Көзге каникул” профилактик чарасы дәвам итә. Ул балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән. 
Республикада балаларны транспорт чарасында йөртү белән бәйле хәл аеруча борчу тудыра. Чөнки ел башыннан Татарстан юлларында кече яшьтәге 6 пассажир һәлак булган. 

–    Хәл катлаулану сәбәпле, балалар күп булган урыннарда аларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә кагылышлы чаралар уздырыла, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Финәрис Бәшәров. – Кече яшьтәге җәяүлеләр дә безнең игътибардан читтә калмый. Алар тарафыннан юл кагыйдәләрен бозу фактлары дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары, педагоглар, Россия укучылар хәрәкәте активистлары белән бергәләп ачыклана. Инспекторлар шулай ук укучылар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр коралар. 

Моннан тыш, Финәрис Бәшәров, көннәрнең кыскара баруы сәбәпле, урамнар яктыртылган очракта да караңгы вакытта юлны аркылы чыгучы җәяүлене күреп алу кыен булуын кисәтеп, утны кире кайтаручы элементларның әһәмияте турында искәртә. 

Белешмә:

Агымдагы елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 331 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 11 бала һәлак булган, 348е төрле тән җәрәхәтләре алган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев