Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстан Президенты Әгерҗедә атлар үрчетү фермасында булды

Президент бу юнәлешнең үсешен югары бәяләде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗегә эш сәфәре кысаларында Салиховлар гаиләсенең атлар үрчетү фермасында булды.

Фермерлар 2018 елда атлар үрчетү хуҗалыгын оештырганнар. Бүген биредә 50 башка якын ат асрала. Авыр йөк токымнарыннан тыш, КФХда ел саен республика чабышларында катнаша торган чиста токымлы инглиз атлары да үрчетелә.

Фермерлар ат итеннән ясалган экопродуктларны даваль чималы схемасы буенча сатуны җайга салганнар. Продукция Татарстанда да, Удмуртиядә дә сатыла. Планда – Интернет-мәйданчыкларда ат итеннән ясалган әйберләр сатуны башлап җибәрү.

Хуҗалык җитәкчесе Рафис Салихов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ит эшкәртү күрше Удмуртиядә алып барыла. Тиздән фермерлар Әгерҗедә җитештерү ачарга ниятли. Булачак предприятиенең проектын Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. Президент бу юнәлешнең үсешен югары бәяләде.

«Бу – республикабыз өчен бик перспективалы проект. Иң мөһиме – сезнең продуктка ихтыяҗ тотрыклы булачак", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгын хуҗалыкка ярдәм итәргә өндәде, ә фермерларга кулланучылар кооперациясе мөмкинлекләрен актив кулланырга тәкъдим итте.

Бу эш белән беррәттән Салиховлар экотуризмны да үстерә. КФХ башлыгы Президентка кунакларның атта йөри алуларын һәм Казахстаннан кайтарылган махсус юртада ял итү мөмкинлеге турында да сөйләде.

Атлардан тыш, фермада шулай ук төрле токымдагы 250дән артык сарык та асрала.

Чыганак: ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев