Татарстан халкын ял көннәре көтә
Озын ял көннәре 4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр
Россиялеләрне шатлыклы хәбәр белән сөендерделәр, киләсе 2024 елда ял һәм бәйрәмнәр турында хәбәр иттеләр. Киләсе елга "бәйрәм календаре" н Россия премьер-министры Михаил Мишустин раслады. Бу хакта Хезмәт министрлыгы хәбәр итә, дип белдерде Шәһри Казан.
Ял көннәренә туры килгән барлык ял һәм бәйрәм көннәре эш көннәренә күчереләчәк.
Бәйрәм көннәре:
— 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр (Яңа ел каникуллары 2023 елның 30 декабреннән алып 10 көн дәвам итәчәк);
— 23 февральдән 25 февральгә кадәр;
— 8 марттан 10 мартка кадәр;
— 28 апрельдән 1 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр;
— 12 июнь;
— 3 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр;
— 29-31 декабрьдә.
Ә быел 2023 елда озын ял көннәре 4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр, шимбәдән дүшәмбегә кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев