Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстан хәрби комиссары өлешчә мобилизация турындагы боерыкны имзалады

300 мең резервист чакырылырга тиеш

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин Россия Президенты указы нигезендә республика территориясендә өлешчә мобилизация турындагы боерыкны имзалады, дип яза Татар-информ. Документ «Республика Татарстан» газетасында басылып чыкты.

«Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, мобилизация күрсәтмәсе булган яки муниципаль берәмлекләр хәрби комиссариатыннан шәхси повестка алган барлык запастагы офицер, прапорщик, мичман, сержант, старшина, солдат һәм матросларга күрсәтелгән вакытта һәм пунктка килергә, ә шәхси повестка алмаган очракта мобилизация күрсәтмәсендәге вакытта һәм пунктка килергә боерам», диелгән боерыкның беренче пунктында.

Алар мобилизация күрсәтмәсендә һәм шәхси повесткада язылган документлар һәм шәхси әйберләр белән килергә тиеш. Оешма җитәкчеләре боерыкның беренче пунктында искә алынган гражданнарны эштән һәм хезмәттән азат итәргә, алар белән тулы исәп-хисап ясарга, хезмәт хакы түләргә һәм аларның килүен тәэмин итәргә тиеш.

Боерык нигезендә кулында мобилизация күрсәтмәсе булмаган һәм муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссариатыннан повестка алмаган запастагы офицер, прапорщик, мичман, сержант, старшина, солдат һәм матросларга районнан чыгып китү вакытлыча тыела.

Искәртик, кичә иртән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды.

Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш, бу гражданнарның гомуми саныннан 1 проценттан бераз артыграгын тәшкил итә. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм «срочник» солдатлар анда эләкми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев