Татарстанда 36 градус эссе булачак
Көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин.
(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Иртәгә Татарстанда 36 градуска кадәр эссе булачак. Бу турыда республика синоптиклары хәбәр итә.
Киләсе тәүлектә алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин. Яшен вакытында җил 17-22 м/с тизлеккә кадәр көчәю ихтималы бар.
Төнлә республикада +16..+21 градус булыр дип фаразлана.
Синоптиклар көндез температура +31..+36 градуска кадәр җитәргә мөмкин дип хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев