Татарстанда 84 яшьлек бабай өйләнгән
Соңгы вакытта шәһәрдәшләрнең тормыш иптәше итеп башка милләт кешеләрен сайлавы күзәтелә
2023 елда Чаллыда 3477 пар кавышкан. Аларның 124е - өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләр. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова хәбәр итте. «Шәһри Чаллы» шул хакта яза.
«Өлкән яшьтәге шәһәрдәшләр дә гаилә корды. Иң өлкән кияүгә 84 яшь, ә кәләшкә - 78», - диде ул.
Соңгы вакытта шәһәрдәшләрнең тормыш иптәше итеп башка милләт кешеләрен сайлавы күзәтелә. Чаллыда чит ил кешесе белән 92 парның никахы теркәлгән. Кияүләр Алжир, Бенин, Бразилия, Мисыр, Израиль, Италия, Сирия, Төркия, Франция, Чили кебек илләрдән, ике кәләш Бразилия һәм Америкадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев