Татарстанда җәйге каникулларда кая барырга
«Татарстанда җәй» программасы кысаларында быел җәй аенда күп мәдәни чаралар узачак
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 1 июньнән старт алган «Татарстанда җәй» программасы кысаларында быелгы җәй мәдәни чараларга бай булачак.
Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, җәйнең өч аенда да һәр шимбә һәм якшәмбе республика районнарында төрле фестивальләр узачак.
Казан Кремле музее “Татарстанда җәй” проекты өчен аерым программа әзерләгән. Алар арасында 140тан артык чара: милли биюләр буенча мастер-класслар, спектакль һәм перформанслар, музыкаль программалар бар.
12 июньдә – Бөгелмә районында «Һөнәрче Бөгелмә» халыкара традицион һөнәрләр фестивале.
15 июньдә – Тәтеш районында мордва бәйрәме «Валда Шинясь».
21 июньдә – Казан сабан туе.
29 июньдә – Нурлатта чуваш халкының «Уяв» бәйрәме.
28 июньдә – Балтач районында удмурт мәдәниятенең «Гырон быдтон» бәйрәме.
28 июньдә – Югары Ослан районында “Уйна, гармун, Соболевскоеда!” халык иҗаты фестивале.
28 июньдә – Ютазы районында «Кумыс бәйрәме» төбәкара фестивале.
5 июльдә – Яшел Үзәндә славян мәдәниятенең «Иван Купала» республика бәйрәме.
12 июльдә – Азнакайда «Чатыр тау» җыены.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев