Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кабат кыйммәтләнде
Дизель ягулыгының бер литры 64,56 сум булды
3-9 декабрь атнасында Татарстанда барлык маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде. Бу хакта Росстат хәбәр итә.
АИ-92 бензины 15 тиенгә артып, бер литры 52,68 сум булды, АИ-95 – 2 тиенгә артты, 78,93 сум булды. АИ-98 маркалы бензин һәм аннан югарыраклар 31 тиенгә артты һәм бер литры 78,93 сум булды.
Дизель ягулыгының бер литры 64,56 сум булды, бу узган атнадагы күрсәткечтән 7 тиенгә югарырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев