Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстанда беренче журналистлар Сабан туе узды (ФОТО)

Әгерҗелеләр бәйрәмдә сынатмады

Узган атнада Сабада республика матбугат басмаларын берләштергән Сабантуй узды. Чараны «Татмедиа» җәмгыятенә 15 ел тулу уңаеннан уздырдылар.

Бәйрәмдә республикабызның барлык шәһәр һәм район газета, телевидение, интернет һәм радио редакцияләре коллективлары катнашты. Журналистларга котлау сүзләре юлларга ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та килгән иде.

«Бүгенге вазыйфамны башкарганда мин үземне матбугат чараларыннан, журналистлардан башка күз алдына да китермим. Без халыкның милли узганын формалаштыру буенча киңкырлы эшчәнлек алып барабыз. Җиңел түгел, әмма без эшләргә өйрәндек. Мин кызыклы идеяләр көтәм, мине гаҗәпләндерүегезне көтәм, шул чагында матди ярдәм дә көттермәс», - диде ул.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков республика матбугаты үсешен ассызыклады. Моңа журналистларны укыту, югары технологияләр куллану йогынты ясый, диде ул. Алга таба да бу курс дәвам итәчәк.

Сабантуйда искиткеч күңелле уеннар уздырылды. Журналистлар күмәкләшеп капчык киеп йөгерде, чаңгыга басты, йомырка тотып чапты, чүлмәк ватты, ласты киеп йөгерде, сумо киемнәре киеп сугышты. 

Әлбәттә, милли көрәшсез дә булмады. Абсолют батыр исеменә "Шәһри Казан" газетасы журналисты Фәрит Салихов лаек булды. Җиңүчегә тәкә бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев