Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстанда бик нык салкынайта

Кар да явачак

Бу атнада Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Һава температурасының кинәт үзгәрүе, шулай ук кар явуы көтелә.

«Безгә атмосфера фронты белән циклон киләчәк. Шул сәбәпле, кар явуы көтелә», — диде КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.

Иртәгә Татарстане кар көтелә, ә һава температурасы -15 градустан төшмәячәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 12 һәм 13 гыйнварда уртача салкын һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, урыны белән -23 була, ә көндез --6..-13 градус.

Моннан тыш, пәнҗешәмбе кар көтелә һәм атмосфера басымы түбән булачак. Шул көннән Татарстанда җылыта башлый. Җомга көндез һава температурасы -4..-9 градус була, төнлә — 5-12 градус салкын. Һава торышы болытлы һәм карлы булачак.

Шимбә шундый ук һава торышы саклана. Якшәмбе көндез -7 градуска кадәр салкын көтелә.

 Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев