Татарстанда бу атнада 27 градуска кадәр салкын булачак
Төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы –17…–22, урыны белән –27 градус күрсәтәчәк
Бу атнада Татарстанда суыта. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, төнлә һава температурасы –27 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Чәршәмбе – 8 февральдә көндез –8…–13 градус булыр дип көтелә.
Төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы –17…–22, урыны белән –27 градус күрсәтәчәк. Явым-төшем ихтималы аз. Кайбер районнарда томан төшүе бар. Пәнҗешәмбе – 9 февральдә көндез –3…–8 градус булачак. Кар явачак. Төнлә –9…–14, көньяк районнарда –18 градуска кадәр салкын.
Синоптикларның башлангыч фаразларына караганда, җомга һәм шимбә – 10–11 февральдә явым-төшем көтелми диярлек. Көндез һава температурасы –3…–9 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә –10…–15, урыны белән –19 градуска кадәр салкын булачак.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев