Татарстанда «гаилә атналыгы» старт ала: концертлар, гендер-пати, шәҗәрә бәйрәме һ.б.
«Республикада 1 атнада барлыгы 600 чара үткәреләчәк», - диде ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова
Татарстанда 1-8 июль көннәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган 600дән артык чара узачак.
Бу – концертлар һәм мастер-класслар, юбиляр гаиләләрне хөрмәтләү, «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру, кыйммәтле бүләкләр уйнату.
Россиядә ел саен 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Быел Татарстанда зур бәйрәм программасы планлаштырыла.
«Республика җитәкчелеге гаилә темасына, аналарга, аталарга, балаларга, күп балалы гаиләләргә, һөнәри династияләргә, традицион гаилә кыйммәтләренә һәм аларның буыннан-буынга күчүенә зур игътибар бирә», – диде ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Нык гаилә» федераль проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова.
Бәйрәм уңаеннан 1 июльдән 8 июльгә кадәр республикада «гаилә атналыгы» узачак.
«Республикада 1 атнада барлыгы 600 чара үткәреләчәк. Бу – паркларда һәм скверларда район гаиләләре катнашында урам концертлары, төрле викториналар, турнирлар, мастер-класслар, фотокүргәзмәләр, конкурслар, интерактив мәйданчыклар», – диде Эльвира Әхмәтова.
ЗАГСларда гаиләләргә туу турында таныклыклар, медальләр тапшырылачак, юбиляр гаиләләрне котлаулар, язылышу тантаналары һәм гаилә дәресләре узачак.
«Гаилә атналыгы «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында уза. Гаиләле булу – бәхет, ә бәхетле гаилә – иң нык гаилә», – диде Эльвира Әхмәтова.
Чаралар парклар һәм скверлар, мәдәният йортлары, яшьләр үзәкләре, мәктәп яны лагерьлары, китапханәләр, газета редакцияләре, туган якны өйрәнү музейлары һәм авыл клубларында уза.
«Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, мактаулы гражданнарны, медиа затларын җәлеп итәбез», – дип өстәде Эльвира Әхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев