Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстанда иминиятләштерүче затлар Пенсия фондына дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә алалар

Яңа сервис эшли башлады

Татарстанда иминиятләштерүче затлар өчен яңа сервис эшли башлады. Аның ярдәмендә Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә дистанцион форматта мөрәҗәгать итәргә, Пенсия фондына электрон документ әйләнеше аша тапшырыла торган персонификацияләнгән исәп отчетын бирүгә кагылышлы сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр итә.

Хәзерге вакытта техник ярдәм күрсәтү хезмәте тарафыннан иминиятләштерүчеләрнең электрон документ әйләнеше аша алынган “Иминиятләштерелгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат” (СЗВ-ТД) мөрәҗәгатьләре эшкәртелә. Мөрәҗәгатьне otchet_pfr@101.pfr.ru электрон адресына юлларга мөмкин.

Мәгълүматларның башка төрләре буенча мөрәҗәгатьләр сервислар электрон документ әйләнешенә күчкәннән соң эшкәртеләчәк.

“Иминиятләштерелгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат” формасы буенча отчет, шул исәптән аны тутыру, тапшыру вакыты, мәгълүматларның форматы турында яңалыклар Россия Пенсия фондының рәсми сайтындагы www.pfr.gov.ru “Электрон хезмәт кенәгәсе” бүлегенә урнаштырылган.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге8-800-600-0-35

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев