Татарстанда коронавирус очраклары теркәлмәгән районнар билгеле
Соңгы ун көндә яңа очраклар сигез районда ачыкланган.
Татарстанда коронавирус очраклары теркәлмәгән районнар билгеле. Бу –Балык Бистәсе, Әлки, Зәй, Кама Тамагы, Минзәлә, Мөслим районнары. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза. Татарстанда коронавирусның 1208 очрагы ачыкланган. Инфекция 39 районда теркәлгән. Соңгы ун көндә яңа очраклар Әтнә, Чирмешән, Кайбыч, Югары Ослан, Спас, Апас, Ютазы, Актаныш районнарында ачыкланган.
Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Әтнә, Питрәч, Биектау районнарында коронавирус белән авыру күрсәткечләре югары дәрәҗәдә санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев