Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстанда Күп балалы гаилә көнен булдырырга җыеналар

Күп балалы гаилә көнен 23 гыйнварда билгеләп үтәргә тәкъдим ителә

Татарстанда яңа истәлекле дата - Күп балалы гаилә көнен булдырырга җыеналар. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның шул хактагы указ проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Күп балалы гаилә көнен 23 гыйнварда билгеләп үтәргә тәкъдим ителә. Документта әйтелгәнчә, истәлекле датаны булдыру «дәүләт һәм җәмгыятьне үстерүдә гаиләнең мөһим ролен» исәпкә алып, шулай ук «күп балалы гаиләнең социаль әһәмиятен арттыру максатыннан» кирәк.

Элегрәк Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россиядә Гаилә унъеллыгын үткәрергә тәкъдим иткән иде. РФ Президенты Владимир Путин тәмамланып килүче 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Соңрак Федераль Җыенга юлламасында ул «якындагы алты елда» «туучылар санының тотрыклы үсешенә ирешергә» чакырды.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев