Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстанда Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле кыска эш атнасы башланды

Бу атнаның соңгы эш көне – 11 июнь һәм ул бер сәгатькә кыскарак булачак

Татарстанда кыска эш атнасы башланды. Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле. Биш көнлек график белән эшләүчеләр нибары өч көн – 9 июньнән 11 июньгә кадәр эшләячәк. 

Пәнҗешәмбе, 12 июнь, ял көне булачак. Җомга көнне, 13 июньдә, 8 марттан өстәмә ял көне күчерелү сәбәпле, ял итәчәкбез. Бу атнаның соңгы эш көне – 11 июнь һәм бер сәгатькә кыскарак булачак. Бу атнада татарстанлылар 23 сәгать кенә эшләячәк. Бу 40 сәгатьлек эш атнасы белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек кимрәк. 

Әгәр 12 июнь хезмәткәрнең чираттагы ялына туры килә икән, бу очракта отпуск бер көнгә озайтыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев