Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк

Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын булуы фаразлана. (Казан, "Татар-информ"). Татарстанда алдагы көннәрдә һава температурасының шактый түбән төшүе һәм томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. Республикада томан иртәгә төнлә һәм иртән төшәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда...

Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.

(Казан, "Татар-информ"). Татарстанда алдагы көннәрдә һава температурасының шактый түбән төшүе һәм томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә.

Республикада томан иртәгә төнлә һәм иртән төшәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 28 февральгә кадәр уртача тәүлеклек температура нормадан 5-9 градуска түбәнрәк булачак. Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын фаразлана. Көндез 12-17 градус салкын көтелә.

Аномаль салкыннар бу көннәрдә Россия башкаласында да күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев