Татарстанда ял көннәре вакытын Рөстәм Миңнеханов билгеләячәк
Хезмәт хакы сакланачак
Бүген Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт вәкилләре белән киңәшмәсе узды. Президент 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр вакытны эшләми торган көннәр итү турындагы тәкъдимне хуплады.
Аның әйтүенчә, төбәк башлыклары үз территорияләрендә ял көннәрен вакытыннан алда билгеләргә хокуклы. Россия Президенты әйтүенчә, 30 октябрьне дә көтмичә моны хәл итәргә була, ә кирәк булганда бу көннәрне 7 ноябрьдән соң да озайтырга мөмкин булачак. Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, бу көннәрдә хезмәт хакы сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев