Татарстанга 33 градуслы эссе килә
Татарстанда антициклон йогынтысы белән эссе һава торышы урнашачак. Яңгырлар һәм җил көчәюе көтелми. Һава температурасы якын көннәрдә +21-+26 градус тәшкил итәчәк
Төнлә шулай да салкынайта әле. Кояш баегач һава температусы +8 - +13 градус булачак. Җылы һава килүе инде сишәмбедә үк сизелә башлады. 29 майда җылы фронт үз позицияләрен ныгытачак. + Татарстанның гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, атна ахырына һава +33 градуска кадәр җылыначак. Эссе һава торышы ялларда да сакланачак.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=25454
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев